Чарада муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының әйдәүче белгече Айсылу Марат кызы Халитова, муниципаль район Советы депутаты Илсур Мазһар улы Саматов, “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының райондагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров катнашты. Яшьләр үзәге җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина алып барган әлеге очрашуда катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәт эшчәнлеге аспектлары мәсьәләләрен тикшерделәр.
“ГосСтарт.Диалог” проекты урындагы хакимият органнары вәкилләре белән ачык диалоглар оештырып, 14 яшьтән 35 яшькәчә егетләр һәм кызларга дәүләт һәм муниципаль идарә, яшьләр белән эш оештыру, сәясәт, хокук, икътисад, менеджмент өлкәләренә кагылышлы һөнәри юнәлеш бирүне күзаллый. Моннан тыш, әлеге проект чикләрендә яшьләрне һәм уку йортлары студентларын җирлектәге хакимият алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнаштыру максаты да билгеләнә.
Чара барышында спикерлар ролендә чыгыш ясаган белгечләр үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Айсылу Марат кызы яшьләргә муниципаль хезмәткә килү юлы турында сөйләде, бу хезмәткә кандидатларга куелган таләпләр белән таныштырды. Илсур Мазһар улы ничек депутат булырга карар итүе турында һәм үзе алып барган ирекмән-доброволец эшчәнлегендә турында бәян итте. Айгиз Равил улы – “ГосСтарт.Стажировка” федераль проекты финалисты. Ул әңгәмәдә катнашучы яшьләргә үз мисалында һәр кешенең куелган максатына ирешү мөмкинлеген дәлилләп, мәктәптә һәм уку йортында ук барлык чараларда актив катнашуышушы хезмәткә килергә ярдәм итүе турында сөйләде, кызлар-егетләрне дә активлыкка өндәде. Әңгәмә барышында белгечләр чарада катнашкан яшьләргә җәмәгать тормышында катнашу өчен нинди мөмкинлекләр барлыгы турында да аныклап сөйләп аңлаттылар, районның, республиканың волонтерлык хәрәкәтенә кушылырга чакырдылар. Әңгәмә эчтәлеге видеопрезентацияләр белән баетылды.
Үзебезнең районда яшәгән, эшчәнлекләре барыбызның да күз алдында булган хезмәткәрләрнең үзләре сөйләп ишеттергән мондый мисаллары яшьләрне рухландырып, теләк һәм рух ныклыгы булганда, куйган максатларга барган юлда очраган киртәләрдән куркып, туктап калмаска кирәклегенә ачык үрнәк булып тора. Яшьләрнең дә белгечләрне ихлас игътибар белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сораулар бирүләре, әңгәмәдә актив катнашулары сөендерде һәм егетләр-кызлар белән даими эшләп, шундый ачык диалоглар алып баруның кирәклеген дәлилләде. Булачак һөнәрләрен сайлау алдында торган яшьләр өчен бу аеруча мөһим. Чөнки дәүләт власте органнарына яшьләрне дә җәлеп итү – заман таләбе. Аларның власть органнары эшен якыннан белеп, аның кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлеккә, аларның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлек алып баруын аңлавы кирәк. Әлеге вакытта җитәкчеләр алдында проект чикләрендә яшь буынны җирлек дәрәҗәсендәге мәсьәләләрен хәл иткәндә катнашуга чакыру һәм киләчәк эшчәнлекләрендә уңышларга ирешүгә ярдәм итү бурычы тора.