ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 ноябрь 2024, 12:00

Балаларга музыка серләрен ача

Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы буенча югары категориягә ия укытучысы Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина фортепиано моңнары ярдәмендә матурлыкны күрергә, югары сәнгатьне аңларга, классик музыкага сөю уята.

Балаларга музыка серләрен ачаБалаларга музыка серләрен ача
Балаларга музыка серләрен ача

Музыка – сәнгатьнең иң көчле, иң зур кодрәткә ия тармагы. Ул безнең тормышыбызны һәрвакыт тулыландырып тора, тойгы-кичерешләрне, тарихны, кәеф-халәтне, моң-сагышларны бик нык үтемле итеп бирә ала торган көч. Шуңа күрә музыка – һәркемгә якын сердәш һәм мәңгелек юлдаш. Гомер буе без аның белән бергә атлыйбыз. Кайгы-хәсрәттә дә, бәхет-шатлыкта да ул безнең белән. Күңелгә якын матур көйләр, җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч, ләззәт бирә, яшәешебезне ямьләндереп җибәрә. Музыка безгә яшәргә, эшләргә көч бирә, батырлыкка өнди, матурлыкны күрергә өйрәтә, дус-тату яшәтә. Әнә шул рухи көч бирә торган көйләрне безгә җиткерүче һәм аларны уйнарга өйрәтүче талантлы райондашыбыз – Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина турында сүзебез. 4 дистә ел яшь буынны фортепианода һәм синтезаторда уйнау серләренә өйрәтүче талант иясе балаларга матурлыкны күрергә өйрәтә, классик музыкага сөю уята. Гомумән, фортепиано, югары сәнгатьне аңларга, яратырга, аңа тартылырга өйрәтүче уникаль инструмент. Музыкага гашыйк Чакмагыш кызы туган авылында 8нче сыйныфны һәм музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, әлбәттә, киләчәк тормышын да шушы серле тарту көченә ия булган музыка дөньясы белән бәйләргә теләп Учалы музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң ул 1984 елда туган сәнгать мәктәбенә кайтып, фортепиано классы буенча укытучы булып хезмәт юлын башлый. Үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белгән, балалар һәм коллектив белән уртак тел табып эшләүче белемле һәм тәҗрибәле белгеч бүгенге көнгә кадәр балаларны музыка дөньясына әйди, дистәләгән укучыда классик музыкага сөю һәм хөрмәт уяткан остаз да ул. Эшләү дәверендә ул 80 укучыны фортепианода уйнарга өйрәткән, аларның 7се язмышын музыка белән бәйләгән. Олы тәҗрибәгә, һөнәри осталыкка ия укытучы һәрчак камилләшү юлында. 2007 елда ул М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия интитутын тәмамлап, югары белемле музыка укытучысы квалификациясенә ия була. Бүгенге көндә Резеда Мөнәвир кызы – югары категорияле укытучы. Әледән-әле ул укучылары белән төрле мәктәп, район, республика күләмендәге чараларда һәм конкурсларда катнаша, квалификациясен күтәрә, һөнәри осталыгын үстерә. Аның укучылары халыкара, бөтенрусия, республика, зона һәм башка бәйге-конкурсларда көчләрен сынап, төрле дәрәҗәдәге лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар. Ул шулай ук «Затейники» балалар инструменталь ансамбле, «Лада» укытучылар ансамбле җитәкчесе булды. Бүгенге көндә «Гармония», «Глэра» балалар инструменталь ансамбльләрендә клавишалы инструментлар төркеме җитәкчесе. Тырыш хезмәте лаеклы бәһалана: Мәдәният министрлыгының, республика укыту-методика үзәгенең, район хакимияте башлыгының, район мәдәният бүлегенең, Балалар сәнгать мәктәбе хакимиятенең бик күп Мактау грамоталары һәм төрле Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Үз эшен яратып башкарган укытучы хезмәттәшләре, укучылары һәм ата-аналар арасында олы хөрмәткә ия. Балаларга музыка серләрен өйрәтүче мөгаллимә гаиләсе, балалары белән дә чын мәгънәсендә горурлана ала. Тормыш иптәше белән үзләре кебек кешелекле, тырыш, һәр яктан килгән ике бала үстергәннәр. Улы Айгиз, кызы Лия да Балалар сәнгать мәктәбендә музыка (аккордеон, фортепиано) һәм хореография бүлегендә укып чыгалар. Булачак һөнәри юллары музыка белән бәйләнмәсә дә, сәнгатькә мәхәббәт алар күңелендә яши бирә, эстетик матурлыкны күрә һәм аңлый беләләр. Рус язучысы Антон Чеховның: “Укытучы – артист, рәссам, үз эшенә кайнар мәхәббәт белән караучы кеше ул!” – дигән сүзләрен үз язмышы, яшәеше белән раслаучы хөрмәтле райондашыбызга гомеренең һәр көненә сөенеп, хезмәтеннән ямь табып яшәвен телибез.

Балаларга музыка серләрен ача
Балаларга музыка серләрен ача
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас