+19 °С
Дождь
Чарага Каразирек авылы мәдәният йорты җитәкчеләре Розалия һәм Радик Гафаровлар чакырылган иде. Яшьләр белән очрашу вакытында алар үз гаиләләре, гореф-гадәтләре, династияләре, шулай ук берничә буынның үзара мөнәсәбәтләре һәм шәҗәрә турында сөйләделәр, гаилә альбомыннан фотосурәтләр күрсәттеләр.
Аларның чыгышлары видеопрезентация һәм мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар белән үрелеп барды.