Тозлыкуш модельле мәдәният йортында изге йөрәкле авыл халкы маскировка челтәрләре үрү буенча эшчәнлекне дәвам итә.
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын", – ди изге күңелле авылдашларыбыз.
Бүгенге көндә авыл клубында эш кайный. Авыл активистлары, төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз очкычлардагы камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.
Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче омтылыштан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле чакмагышлылар моңа интернет челтәреннән карап өйрәнә. Хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләре көйләнеп китте.
Ярдәмгә килүчеләрнең туганнары, танышлары махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итә. Өлешчә мобилизация башлану белән бик күп якташ егетләребез үз теләкләре белән анда юл тоттылар.
Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.