ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 ноябрь 2024, 10:55

Зур мөмкинлекләргә юл ачып

“Беренчеләр хәрәкәте” – фикердәшләр командасы. Ул  Русиядә һәр бала өчен фикердәшләре  арасында үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм яшәү өчен мөһим һәм кирәкле күнекмәләр алу мөмкинлеге. Бу – сыйныфташлар, төрле мавыгулар буенча, бөтен дөнья буйлап дуслар табу һәм хәрәкәттә үсеш алу. “Беренчеләр  хәрәкәте” – федераль һәм региональ проектларда катнашу, беренчел бүлекнең социаль һәм шәхсән әһәмиятле эшчәнлегендә һәр катнашучы өчен киң мөмкинлекләр бирә.

Зур мөмкинлекләргә юл ачыпЗур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
 
  Район мәдәният йортында “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе конференциясе узды. Анда мәктәп укучылары, укытучы-остазлар,  “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары һәм чараның кунаклары – муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, “Балачак навигаторлары” проекты координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева катнашты.  
  Көн тәртибендә иҗтимагый хәрәкәт өчен мөһим булган алга таба нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен концепция формалаштыру мәсьәләләре торды. Бертавыштан, мандатлар күтәреп, балалар оешмасы составы Чакмагыш районының «Беренчеләр советы» рәисе, шулай ук Башкортстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең чираттагы конференциясе делегатлары  расланылды.
Конференция барышында өч мәктәптән Чакмагыш районының «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең укучылар Советы рәисе вазыйфасына   яхшы нәтиҗәләргә, уңышларга ирешкән   балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының активистлары – беренче урта мәктәптән Элина Бакиева, Рәҗәп урта мәктәбеннән Велена Нурисламова, гимназиядән Арина Юнысова кандидатуралары тәкъдим ителде. «Ачык тавыш бирү» процедурасы нәтиҗәсендә Рәҗәп урта мәктәбенең 9 класс укучысы Велена Вил кызы Нурисламова иң күп тавыш җыеп,  Чакмагыш районы укучылары арасыннан Беренчеләр советы рәисе итеп сайланды.
Муниципаль районның “Беренчеләр  хәрәкәте”  җирле бүлекчәсе советы рәисе Айгиз Равил улы Мадьяров Чакмагыш районы территориясендә «Беренчеләр хәрәкәте»  беренчел бүлекчәләрен оештыру һәм аларның эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. 
“2023 елда безнең районда «Беренчеләр хәрәкәте»нең  җирле бүлекчәсе  ачылды. Ул барлык башлангыч бүлекләрне, балалар һәм яшьләр оешмаларын берләштерде. Бу безнең балаларның яңа мөмкинлекләре – кызыклы проектлар, конкурслар, акцияләр, дәүләт дәрәҗәсендәге форумнар ачылуы турында сөйли. Хәзерге вакытта бездә мәктәпләрне, өстәмә белем бирү учреждениеләрен һәм көллиятләрне кертеп, 18 башлангыч бүлек ачылган. Аларда 1644 катнашучы  бар, шуларның 1491е – укучылар, 153е – укытучылар һәм ата-аналар. 2023-2024 уку елында районның җирле бүлеге, вакыйгалы акцияләрне санамаганда, 20дән артык күләмле проектта катнашты. Оешма эшчәнлегенә җәлеп ителгән укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең ярдәмегез белән балалар үзләренең лидерлык сыйфатларын, һөнәри юнәлешләрен үстерүдә  мөмкинлекләргә  ия. Алар яшьләр сәясәтен һәм районның, төбәкнең һәм илнең киләчәген үстерүгә йогынты ясый торган карарлар кабул итүдә катнашалар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, җирле бүлекчә ачылуның беренче елында безгә ярдәм кулы сузучы район  хакимиятенә, мәгариф бүлегенә һәм,  әлбәттә инде,  безнең мәктәпләргә һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Районыбыз хакына нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәрбез, дип ышанам. Районыбызның алга таба да чәчәк атуын телим”,  – диде Айгиз Равил улы, эшчәнлекләрендә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп.
Чакмагыш районының “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә актив катнашулары һәм ярдәмнәре өчен укытучы-остазлар    Полина Рим кызы Макулова, Гөлнур Салават кызы Яхина, Эльвина Илдар кызы Яхина, Илсур Мазһар улы Саматов, Гөлшат Фәнис кызы Хәкимова, Регина Наил кызы Исламова, Альбина Галләметдин кызы Шириева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чараның    икенче өлеше  “Русия бөркетләре”н “Беренчеләр хәрәкте” нә кабул итү истәлекле тантанасы белән дәвам итте. Чара кунаклары –  Светлана Фларис кызы Шакирова,  Илдус Фидус улы Шәйдуллин,  Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, Фируза Фәнәви кызы Сакаева кызлар һәм егетләргә матур теләкләр  җиткереп, тантаналы рәвештә хәрәкәтнең символларын – значоклар тапшырдылар. Чара барышында балалар остазлары белән бергәләп кече яшьтәгеләргә үрнәк, өлкәннәргә таяныч булырга, буыннар истәлеген кадерләп сакларга, хезмәт итәргә, яраткан Ватаныбыз хакына кыю хыялланырга һәм иҗат итәргә вәгъдә биреп, тантаналы шартларда ант тоттылар. 
  Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашлыгында музыкаль номерлар чарага  ямь һәм бәйрәм рухы өстәде.
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Зур мөмкинлекләргә юл ачып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас