ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь , 11:20

Бүләк ияләрен көтәбез

Киләсе елның беренче алты аена яки тоташ 2025 елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып куйган тугры дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз. Үткән атнада бу язылу кампаниясенең “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты ярдәме белән булдырылган бүләкләре икенче тапкыр уйнатылды.

Бүләк ияләрен көтәбез
Бүләк ияләрен көтәбез

Киләсе елның беренче алты аена яки тоташ 2025 елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып куйган тугры дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз. Үткән атнада бу язылу кампаниясенең “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты ярдәме белән булдырылган бүләкләре икенче тапкыр уйнатылды.

Бүләкләр хуҗаларын Чакмагышта яшәгән гәзит укучыбыз билгеләде. Призларның хуҗалары — район үзәгенең Юбилейная урамындагы 48нче йортта яшәүче З.Р. Мәгалимова (юка плед), Г. Латыйпов урамының 99 йортында гомер итүче А. Йосыпова (салат савытлары), Г.Рамазанов урамындагы 28нче

йорт адресы буенча яздырылган квитанция хуҗабикәсе Г.Хәмәдиева (аш бүлмәсе кирәк-яраклары җыелмасы), Чакмагышның Кольцевая урамындагы 94нче йортта яшәүче Э.Сәетгәрәева (салат савыты), Кыска урамдагы 20нче йортта гомер итүче Ф. Хуҗина (тастымаллар җыелмасы), район үзәгенең Профсоюзная урамындагы 16нчы йорт хуҗа-бикәсе Л.Бәхтиева (чәй сервизы), Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 68нче йорт хуҗасы Р.Габдрәкыйпов (бокаллар җыелмасы). Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми,

аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Йортыгызга килгән гәзиткә шатлыклы кушымта булган шушы бүләкләр сезгә игелекле хезмәт итсен, дип телибез. Шушы әбүнәчеләребездән озакка сузмыйча призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез. Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән алдагы айларга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмаган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарырга аз гына вакыт калып бара, дип исегезгә төшерәбез. Киләсе 2025 елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Вакытны сузмый, районыбыз көзгесе булган “Игенче”гә язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!

Бүләк ияләрен көтәбез
Бүләк ияләрен көтәбез
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: