-1 °С
Болытлы
Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кыска вакытлы ялга кайтучы яугир якташлар белән очрашты.
Ихлас күңелдән аралашап, хәл ителәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Биредә гаилә¬ләренең якланганлыгын, алар турында хәстәрлек күрелүен белгәч, ялдан соң яугирләребез үзләре дә МХОга тыныч күңел белән китә.
Моннан тыш, районда М. Шәйморатов исе¬мендәге волонтёрлар штабы эшләп килә. Биредә МХО зонасына озакламый озатылачак гуманитар ярдәмне җыю буенча эшчәнлек кайный.
Маскировка челтәрләрен үрү буенча да чакмагышлылар бик актив.
Иң мөһиме – яугирләр үзләрен сак¬ласыннар, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар!