ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь , 12:30

Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай

Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләнә.

Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай

 

 

Ачык күзләр белән караңгыда барганда кая барып бәрелергә белмибез. Ә янәшәбездә күпләр якты көнне күрү бәхетеннән мәхрүм булып гомер кичерә.
Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең урындагы бүлеге әгъзалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, актив иҗтимагый тормыш алып баралар, спорт, иҗат белән дуслар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районыбызның сукырлар җәмгыятендә әлеге истәлекле көнгә багышланган күркәм чара
үткәрде.
Халыкара сукырлар көне безнең арада күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең яшәүләрен һәм аларга теләктәшлек күрсәтүне искәртеп тора. Районның сукырлар җәмгыятендә әлеге көнне ел саен билгеләп үтәләр. Быел да җәмгыять әгъзалары чәй табыны артында җыелды, бер-берсе белән аралашып, яңалыкларны, көнүзәк мәсьәләләрне барлады.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен күңелле кичә оештырды. Чараны алып баручы китапханәче Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева бәйрәм тарихын искә төшереп үтте. Сукырлар җәмгыяте рәисе Гөлнара Мөхәммәт кызы Шәйхетдинова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова җәмгыятьнең эшен тагын да җанландырып җибәрү буенча тәкъдимнәрен кертте, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чараның икенче өлешендә сүз сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган танылган шәхесләр турында барды. Кичәнең бү өлешен китапханәче Зөлфия Фидай кызы Гайнетдинова җанлы итеп алып барды.
Күркәм чара уеннар, конкурслар, җыр-моң, биюләр белән катнашучылар күңеленә дәрт өстәде, аларның кәефләрен күтәрде.
Сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен мондый сәяхәтләр аралашу, физик мөмкинлекләребезне тикшерү ягыннан да бик мөһим.Алар бай вакыйгалар белән тулы тормышка омтылалар. Аларның тормыш сөючәнлеге һәм уңай карашы һәркем өчен үрнәк булсын.

Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Күзләре күрмәсә дә, күңелләре бай
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: