ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 17:45

Сабыйларга мәрхәмәт нурлары өләшеп

Ел саен 13 ноябрьдә   Бөтендөнья мәрхәмәтлелек көнен   билгеләнә. Халкыбызда борынгыдан ук ятимнәргә, язмыш кимсеткән кешеләргә карата ихтирамлы булуны күрсәтүче матур гадәт яшәп килгән.

Сабыйларга мәрхәмәт  нурлары өләшеп
Сабыйларга мәрхәмәт нурлары өләшеп
 Аларның хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. Бүгенге авыр заманда мәрхәмәтле булу бигрәк тә кирәк. Шунысын  да истә тотарга кирәк: мондый изге эшләр – ярдәмчеллек,   юмартлык, дуслык, мәхәббәт, намуслылык чагылышлары белән  без балаларыбызны да игелек, мәрхәмәтлелек кылырга өйрәтәбез. Бу – елмаю, кочаклашу, яхшы кәеф һәм барлык яхшылыкларга ышану көне. Бу көнне барысы да барлык начар уйларны үткәндә калдырып,   йөрәкләрен матур киләчәккә ачарга тиеш. 
Бөтендөнья мәрхәмәтлелек  бәйрәме алдыннан Яшьләр үзәге яшьләр  белгече Юлия Гайнислам кызы Хәкимова  Балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютта тематик чара үткәрде. Балалар мәрхәмәтлелек  турында фикер алыштылар,  тормышларындагы бәхетле мизгелләр белән уртаклаштылар, уйнадылар, җырладылар. Бәйрәм якты тәэссоратлар, балаларның бер-берсенә  әйтелгән матур, җылы  теләкләре белән истә калды. Шулай  биредә кунакта Чулпан Юлай кызы  Маннапова җитәкчелегендәге "Sushi Moji" пиццериясе хезмәткәрләре дә булып, нәниләрне тәмлекәчләр  белән сөендерделәр.  Алар балаларны    зур пиццалар, наггетслар, фри бәрәңгесе, шулай ук соклар белән сыйладылар. 
Сабыйларны сөендерү – үзе зур савап. Балалар да, приют хезмәткәрләре дә  мондый   мөнәсәбәткә, күңел җылысы өчен чиксез рәхмәтле булды. 
Сабыйларга мәрхәмәт  нурлары өләшеп
Сабыйларга мәрхәмәт  нурлары өләшеп
Сабыйларга мәрхәмәт  нурлары өләшеп
Сабыйларга мәрхәмәт нурлары өләшеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: