13 ноябрьдә биләмәнең үзәк авылы мәдәният йортында Мәҗит Шамхаловның алар сәхнәләштергән өч пәрдәле “Кайнана” комедиясе жюри һәм тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Спектакльдә Рәҗәп, Иске Сөрмәт авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм шушы сәнгать төрен якын күргән үзешчәннәр катнашты.
Элек-электән театр жанры буенча районда иң осталарның берсе дигән данга ия булган бу төбәк артистлары быел да шушы традицияне лаеклы дәвам итеп, сынатмаска тырышты. Рольләрне башкарган Рузилә Нәфыйкова (Җәннәт), Альбина Имаева (Сәгыйдә), Денис Имаев (кечкенә Вәли), Зилә Фәйзуллина (Мөләем), Рәшит Зарипов (Илдар), Илдар Гөбәйдуллин (Аяз), Гүзәл Харисова (Хәтирә), Алина Нургалиева (Зарифа-Афәт) һөнәри осталыкка ия булган актерлардан һич калышмый образга кереп, үз геройларының хис-кичерешләрен тамашачыларга җиткерергә тырышты. Тамашачылар аларның талантлы уенын сокланып карады, залда көлү тавышлары тынып та тормады диярлек. Моңа комедиянең эчтәлеге тормыш белән тәңгәл килүе дә – кайнана белән килен арасында барган каршы тору сюжеты булышлык иткәндер, мөгаен. Тормышларындагы иң кадерле ир-егет – улы һәм ире өчен ике хатын-кыз арасында барган мәңгелек “көрәш” алып барылган бу тарих чынбарлыкта моңсу, хәтта фаҗигале дә булырга мөмкин. Әмма бу очракта ул – юмор аша сурәтләнгән көлкеле комедия һәм ул күңелле тамамлануы белән мөһим. Тамаша югалткач еламас өчен булганны сакларга кирәк дигән иң гади хакыйкатьне аңларга ярдәм итә. Илебездә игълан ителгән Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен сакларга, кеше тормышындагы иң зур бәхет булган шушы бәһасыз байлыкның кадерен белергә өйрәткән бу тамаша аеруча көнүзәк дип һич икеләнми әйтергә була.
Спектакльнең уңышлы куелышында аны музыкаль яктан бизәүче Эмма Кәримова, суфлер Гөлнур Галимова, декратор Альбина Имаеваның хезмәт өлеше зур. Комедия премьерасы халык тарафыннан бик җылы кабул ителде, үзешчән актерлар сәхнәдән көчле кул чабулар белән озатылды. Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев якташларына күңелле мәдәни ял мизгелләре бүләк иткән үзешчән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.