ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2024, 07:35

Осталыкта ярыштылар

Районыбызда яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә. Шушы юнәлештәге чаралар даими үткәрелеп тора. ДОСААФның җирлегебездәге бүлекчәсендә район мәктәпләре укучылар арасында оештырылган двоеборье ярышлары – шул чараларның берсе булды.

Осталыкта ярыштыларОсталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар

 Спортның мылтыктан ату төрен популярлаштыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максаты белән һәм Халыклар дуслыгы көненә багышлап үткәрелгән әлеге бәйге программасында “АК-74” автоматын сүтеп җыю һәм пневматик мылтыктан ату бәйгеләре каралган иде. Ярышлар шәхси һәм команда беренчелегенә барды.
Чарага килүче укучыларны һәм аларның укытучыларын – тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны яклау предметы буенча белем бирүче педагогларны муниципаль районның мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Гомумрусия “Юнармия” балалар-үсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең райондагы штабы начальнигы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, ДОСААФның райондагы бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов сәламләде һәм бүгенге көндә беренчел хәрби әзерлеккә ия булуның аеруча мөһимлеген билгеләп, укучыларның барысына да бәйгедә уңышлар теләде. Үсмер егетләр һәм кызлар арасында беренчелек өчен ярыш дустаны мохиттә, кызу барды. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Пневматик мылтыктан ату бәйгесендәге шәхси беренчелектә егетләр арасында беренче урынны Имәнлекул урта мәктәбе укучысы Илмир Мусин, икенче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Арсен Сәхәветдинов, өченче урынны Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Данил Гайсин яулады. Кызлар арасында иң мәргәне булып Чакмагыш гимназиясеннән Арина Гайнетдинова танылды. Иске Калмаш урта мәктәбеннән Азалия Мусина – икенче, Имәнлекул урта мәктәбеннән Элиза Гайсина өченче урынга чыкты. Аларга Мактау грамоталары һәм призлап тапшырылды.
Командалар ярышында иң яхшысы дип Имәнлекул урта мәктәбе командасы танылып, җиңүче исеменә ия булды. Иске Калмаш урта мәктәбе командасы – икенче, Рапат урта мәктәбе командасы өченче урынны яулады. Призлы урыннар яулаучы командалар кубоклар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Осталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар
Осталыкта ярыштылар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас