Чарада шулай ук БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, якташлык җәмгыяте рәисе Фәрит Хөрмәтулла улы Гиндуллин, БР «Яшьләр якташлыгы җәмгыятьләре» иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Айбулат Айзат улы Ямилов, якташыбыз Азат Ришат улы Абдуллин, блогер, кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Совет әгъзасы Рөстәм Илгиз улы Нәбиев, БСТ телеканалының мәгълүмати программалар редакциясенең баш мөхәррире, танылган тележурналист Альбина Әдип кызы Хәйруллина, БР Мәдәният министрлыгының дәүләт заказларын көйләү, матди-техник базаны үстерү һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Вадим Азамат улы Шәяхмәтов катнашты.
Очрашуга шулай ук районга кайтып төрле өлкәләрдә хезмәт салган яшь белгечләр – “Заря” авыл хуҗалыгы кооператив идарәсе рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, шәхси эшкуар, Чакмагыш гимназиясе директорының иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Эльвина Илдар кызы Яхина да чакырылган иде.
Әлеге очрашу район студентлары һәм сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгариф, фән һәм эшкуарлык өлкәләрендәге экспертлар арасында төрле темалар буенча фикер алышу өчен уникаль платформа булды. Чакырылган кунаклар студентларны үзләренең шәхси үсеш юлы белән таныштырды, максатка ирешер өчен теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.
Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев студентлар белән районны үстерү юнәлешләрен барлады, кадрларга ихтыяҗ зур булуын: укытучылар, табиблар, спорт һәм мәдәният тармакларында белгечләр таләп ителүен әйтте. Шул ук вакытта яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү буенча байтак программалар булуын аңлатты һәм туган районда да һөнәри үсеш өчен яхшы мөмкинлекләр булуын билгеләде.
Мөһим темаларның берсе – махсус хәрби операция турында да сүз барды. Чакмагышлыларның берләшеп, якташ яугирләргә зур ярдәм күрсәтүен билгеләде Реканс Фәнил улы.
Районның якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Гыйндуллин якташларны берләштерүче чаралар, “Атайсал” проекты мөмкинлекләре турында сөйләде, чакмагышлыларның туган төбәккә теләп ярдәм итүен билгеләде, яшьләрне җәмгыять эшчәнлегендә катнашырга өндәде.
Айбулат Айзат улы Ямилов студентларны «Яшьләр якташлыклары» иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүче яшьләр оешмасы турында, оешманың эш тәҗрибәсе, төп проектлар, перспективалы планнар белән таныштырды.
Форумда Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган, Бердәм дәүләт имтиханын 100 балга тапшырган, бүгенге көндә Башкортстан дәүләт медицина университетының стоматология факультетында белем алучы Денис Вахитов та бар иде. “Чакмагыш районы һәрвакыт үз хыял-максатларыңны тормышка ашыру өчен ярдәм һәм илһам таба ала торган урын булды һәм шулай булып калачак та”, – диде ул.
Очрашу барышында “Яшьләр якташлыгы” җәмгыяте рәисен сайлау үткәрде. Бу җаваплы вазыйфага Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты Аделина Рәшит кызы Исламморатова сайланды.
Аделина 2023 елда "Без бергә!" волонтерлар командасы белән бергә Уфаның «Шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды" социаль, мәдәни һәм икътисадый үсеш фонды тарафыннан оештырылган «Ярдәм итәргә һәм гади итеп төзергә» проектында катнашкан. Проект нәтиҗәләре буенча безнең Чакмагыш районы командасы 2 нче урынны алуга ирешкән һәм үз проектын тормышка ашыру өчен 20 000 сум күләмендә бүләккә ия булган.
Ачыктан-ачык сөйләшү форматында узган бу очрашу ике як өчен дә файдалы булгандыр, дип ышанасы килә.