ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2024, 10:50

Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге

Өсте ябулы "Чакмагыш-Арена" боз шугалагында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, гвардия подполковнигы Ленар Рөстәм улы Еникеевның якты истәлегенә багышланган шайбалы хоккей буенча турнир үтте.

Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәгеУл – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге

Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәрхүмнең якыннары һәм туганнары, районыбыз ракета гаскәрләре һәм артиллерия берләшмәсе вәкилләре, хоккейчылар катнашты. Алар яугир турындагы истәлекләре белән уртаклашты, кыю йөрәкле, ватанпәрвәр ул үстергәне өчен Ленар Рөстәм улының әнисе Тутыя Тимергази кызына олы рәхмәт белдерде. Турнирда безнең районның "Төнге бүреләр" (Чакмагыш), "Торнадо" һәм Бүздәк районының "Легион" командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Төнге бүреләр" Чакмагыш командасы яулады. Митә-Әюп авылыннан "Торнадо" –икенче, Бүздәктән "Легион" –өченче урында булдылар.

Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Ул – ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас