ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2024, 10:15

Волейболны кызлар да үз итә

16 ноябрь шимбәсе районыбызда спорт чараларына аеруча бай булды.

Волейболны кызлар да үз итәВолейболны кызлар да үз итә
Волейболны кызлар да үз итә

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә оештырылган волейбол бәйгесе — аларның берсе. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үсмер кызлар арасында үткәрелгән бу ярышларда Чакмагыш гимназиясенең ике командасы һәм беренче урта мәктәп, Тайняш, Имәнлекул, Рәҗәп, Үрнәк, Юмаш урта мәктәпләренең командалары шушы спорт төрендә осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Ярышларда катнашучыларны спорт мәктәбе инструктор-методисты Эльвира Исхак кызы Галиева һәм спорт ветераны, волейбол, хоккей һәм башка спорт төрләре буенча Башкортстан Республикасы чемпионы Рафаэль Сәлих улы Бакиев сәламләп, яшь уенчыларга бәйгедә уңышлар теләде. Ярышларның баш судьясы, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альфрит Дамир улы Дәүләтшин бәйгенең кагыйдә-таләпләрен аңлатканнан соң уеннар башланды. Һәр команда кызлары җиңүгә омтылыш, чәм белән, бар көчен-тырышлыгын салып уйнарга омтылды. Ярыш дустанә, үзара хөрмәт мохитендә үтте.

Волейболны кызлар да үз итә
Волейболны кызлар да үз итә
Волейболны кызлар да үз итә
Волейболны кызлар да үз итә
Волейболны кызлар да үз итә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас