Чарага гимназиянең яшь армиячеләре, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең һәм гимназиянең “шәйморатовчылар” сыйныфлары укучылары, ветеран-ракетачы, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан “Бабай” кушаматлы яугир якташыбыз да катнашты.
Радик Рәүф улы укучыларны ракета һәм артиллерия гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл, хәрби техника, бу истәлекле датаның тарихы белән таныштырып үтте. Аннары ул шәйморатовчылар исемлегеннән районда иртәгә узачак чарада катнашачак җаваплы укучыларны билгеләп үтте.
Кыска вакытлы ялга кайткан яугир гимназия җитәкчелегенә ватанпарвәрлек рухында чаралар оештырып үткәргәннәре өчен бүләк тапшырды.
Чара ахырында укучылар бергәләп Виктория Фанасютинаның “Солдатик” кинофильмын карады.