Районыбызның авыл биләмәләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә җыелышлар үтә. 13 ноябрьдә бу чараларның чираттагысы Яңа Балтач авыл биләмәсендә үтте.
Биләмә әлеге программада ул тормышка ашырыла башлаган елдан ук катнаша. Аның чикләрендә 2016 елда Чиялекул авылында су башнясы яңартылган, 2018 елда Яңа Балтачта балалар мәйданчыгы урнаштырылган, 2019 елда авылның Базы, Коммунистическая, Яшьләр һәм Тынычлык урамнары юллары төзекләндерелгән, 2020 елда “МТЗ-82.1” тракторы сатып алынган, 2021 елда Яңа Балтач авылы клубына ремонт эшләнеп, мебель сатып алынган, 2002 елда Югары Каръяуды авылы юлы капиталь ремонтланган, 2023 елда Яңа Каръяуды авылы клубында ремонт эшләре башкарылган, 2024 елда исә Яңа Балтач авылында урам тренажерлары урнаштырылып, спорт мәйданчыгы эшләнгән һәм аның тирә-ягы төзекләндерелгән. Әлеге яңартылган һәм күтәрелгән өр-яңа социаль объектлар биләмә авылларында яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм тагын да уңайлаштыруга хезмәт итә. Бу төбәк халкы шушы еллар дәвамында моңа ныклап инанды.
Авыл мәдәният йортында җыелучы авылдашларын сәламләп, биләмә хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова агымдагы елда әлеге программа буенча башкарылган эшләргә йомгак ясап, аны тормышка ашыруда ярдәм иткән район хакимияте җитәкчелегенә, иганәчелек ярдәме күрсәткән Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчелегенә, урындагы эшләр башкарылганда актив эшләгән инициатива төркеме әгъзаларына һәм төзекләндерүгә үз акчалата өлешен керткән барлык якташларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Артабан ул залда утыручы халыкка мөрәҗәгать итеп: “Программада катнашу мәҗбүри түгел. Аның төп шартларының берсе халкның матди ярдәме булганлыктан, аңа кушылуны нәкъ менә сез хәл итәсез. Шунсын әйтәсем килә – бу Җирле инициативаларны хуплау программасы дәүләт акчасын өстәмә рәвештә җәлеп итеп, бюджетта каралганнан тыш өстәмә төзекләндерү эшләрен башкарырга булышлык итә. Шуңа да күпчелек биләмәләр аңа кушылырга карар итте. Мин дә сезгә үзебезнең тормышыбыз өчен файдалы булган яңарту-төзекләндерү эшен башкарудан читтә калмаска һәм биләмәбезнең тормышында актив катнашырга тәкъдим итәм”, – дип мөрәҗәгать итте.
Җыелышның рәисе, сәркатибе һәм хисап комиссиясе әгъзалары сайланганнан соң бердәм тавыш бирү юлы белән залда утыручы авыл халкының алдагы елда да программага кушылырга ризалыгы билгеләнде һәм Раушания Фәдир кызы анда катнашу шартларын аныклап аңлатты. Тәү чиратта программада катнашу өчен проект сайланды. Авыл биләмәсе хакимиятенә шушы җәһәттән өч тәкъдим җиткерелгән. Алар – Ленин авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы якташлар турындагы хәтерне мәңгеләштергән стела кую, Югары Каръяуды авылында шундый ук стела урнаштыру һәм өченче тәкъдим – янгынга каршы көрәштә файдаланыла торган машинаның цистернасын алмаштыру. Һәр өч тәкъдим дә тавыш бирүгә куелды. Күпчелек тавыш белән янгынга каршы көрәш машинасының цистернасын яңарту тәү чиратта хәл ителергә тиеш булган әһәмиятле проект дип билгеләнде. Артабан якташлар нәкъ менән шушы проект белән Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен гариза-заявка тапшыруны хуплап тавыш бирделәр.
Артабан конкурстан үткәннән соң муниципалитет, халык һәм иганәчеләр кертергә тиешле суммалар күләме билгеләнде, программа чикләрендә башкарылачак эшләрне ныклы күзәтчелектә тотарга тиешле инициатива төркеме әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайланды, проектны тормышка ашырганнан соң акча экономияләнгән очракта аны шул ук янгын сүндерү машинасын ремонтлауга тотарган карар ителеп тавыш бирелде.
Җыелыш ахырында биләмә хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова республика, район җитәкчелегенә һәм якташларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендәге проект эшләрен уңышлы башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде.