ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
19 Ноября 2024, 11:30

Илсөярләр булып үссеннәр

Юмаш урта мәктәбендә яңа профильле «Патриот» сыйныфы ачылды

Илсөярләр булып үссеннәрИлсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр


Бүген Юмаш урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары семинары узды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Шәйдуллин, Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Нияз Казаев, Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе, полиция подполковнигы Гөлназ Максютова, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Гарифуллина, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина, мәктәп директорлары катнашты.
«Остазлык – белем бирү сыйфатын яхшырту өчен һөнәри элемтә буларак" дип аталган семинар-практикумда мәктәп директорлары "Мәктәп инициативалы бюджетлаштыруы. Перспективалы проектлар, төп хаталар» темасына фикер алышты, остазлык мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты.
Чарада хокук саклау юнәлешендәге яңа профильле «Патриот» сыйныфын ачу тантанасы булды. Мәктәптә полиция сыйныфын булдыру фикерен педагоглар гына түгел, ата-аналар, укучылар да хуплады. Профильле полиция сыйныфын ачуның төп максатлары – укучыларның әхлакый, патриотик, физик үсеше, аларның уңышлы һөнәри ориентациясе өчен уңай шартлар тудыру буенча тыгыз хезмәттәшлек итү, укучыларны Ватанга хезмәт итәргә әзерләү өчен нигез булдыру.
Максатларның тагын берсе – балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү, балаларны җәмгыятьнең кире йогынтысыннан яклап калу.
Нияз Ринат улы балаларны үз иленең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды, игелекле гамәлләре, яхшы укулары белән Ватанга хезмәт итәргә чакырды, укуда уңышлар теләде һәм полиция сыйныфларында укучыларның барысы да Ватаныбызның чын патриотлары булып үсәчәгенә ышаныч белдерде.
Тантана вакытында һәр укучы җаваплылык һәм бурыч хисе белән ант бирде.
Әйтеп үтәргә кирәк, шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында гомуми белем бирү учреждениеләренең профильле сыйныфларында укучыларның тантаналы ант ит бирү тантанасы булды. Чарада Юмаш урта мәктәбенең “Патриот” полиция сыйныфы укучылары да катнашты.

Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Илсөярләр булып үссеннәр
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас