ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 ноябрь 2024, 09:35

Күңел җылысын кушып

Иске Бәшир урта мәктәбе директоры урынбасары Р.Р. Макулова сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикле булган укучылар белән "МХО яугирләренә хәтер һәм дан” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Күңел җылысын кушыпКүңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып

 Чара барышында балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Аларның хатларында рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайту теләкләре җиткерелде. Укучылар аларның җылы хатлары һәм рәсемнәре яугирләрнең күңелләренә үтеп кереп, авыр минутларда ярдәм итәр, алар өчен яхшы хәбәр һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт билгесе булыр, дип ышана. Барлык эшләр дә хәрби якташларыбызга тапшырылачак.

Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас