Иҗади ярыш Мәгариф министрлыгы һәм Республика Язучылар берлеге ярдәмендә үткәрелде. Конкурсның төп максаты – иҗади әдәби һәм сәнгать иҗаты аша рухи кыйммәтләрне үстерү, гаилә, нәсел тарихы аша халыкларның тарихи һәм рухи мирасын арттыру, туган телгә һәм мәдәнияткә ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
1 апрельдән 22 сентябрьгә кадәр 10 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторлар тарафыннан конкурска 200дән артык эш җибәрелгән. Бәһалау этабыннан соң судьялар коллегиясе иң лаеклы эшләрне финалга сайлап алды. Финалга чыгучылар арасында безнең районнан Чакмагыш гимназиясенең 5В сыйныфы укучысы Данияр Гафаровның да булуы сөендерә (җитәкчесе З. Я Сираева ). Данияр финалда уңышлы чыгыш ясап, Iнче (сәнгать иҗаты) һәм II нче дәрәҗә (әдәби иҗат) Дипломнарга лаек булды. Аның «Минем дөньям – минем туганнарым» (“Мой мир – мои родные”) эссесы республика һәм Бөтенрусия басмалары битләрендә бастырылу өчен тәкъдим ителде.
Без дә яшь иҗатчыны ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!