ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 15:45

Безнең җылы – сезнең өчен

Шушы көннәрдә редакциябезнең иҗади төркеменә эш сәфәре белән Юмаш биләмәсе якларында булырга туры килде. Бер уңайдан Митрә-Әюп авылы мәдәният йортында окоп шырпылары эшли башлаулары турында ишетеп, анда да кереп чыгарга булдык.

Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен


Безне якты йөз белән Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты мөдире Резеда Нигъманова каршы алды. Клуб эченә үтү белән "Яшь йөрәкләр" фольклор коллективы әгъзаларының зур эшчәнлекләренә тап булдык. Бина уртасында зур маскировка челтәрен җәеп салганнар, аны үрү буенча эшне төгәлләп киләләр. Бу икенчесе икән инде, берсенең эшен тәмамлап, төреп читкә алып куйганнар.
Уңган кызларның калганнары сәхнәдә тырышып-тырышып, җырлар көйли-көйли окоп шырпылары эшли.
“Каян өйрәндегез моны?”, – дим. Әлегәчә районыбызда окоп шәмнәре, беләзекләр эшләүчеләр бар иде, ә менә окоп шырпысы эшләүчеләрне беренчегә күрәбез.
“Без “Яшь йөрәкләр” белән республиканың “Ак калфак” оешмасы төркемендә утырабыз. Шунда кызларның окоп шырпыларын эшләгәнен күреп калдым да, видеоязмасын сорап алдым. Әкренләп, карый-карый, төрле технологияләр кулландык та, өйрәнеп киттек инде”, – ди Резеда Фәрит кызы.
Көчле җил һәм яңгыр вакытында гади 4 сантиметрлы шырпы ярдәмендә окоп шәмнәрен кабызсаң, алар нибары 20 секунд кына яна икән. Мондый шырпыларны җилле һәм дымлы һава торышында да кулланырга мөмкин, ялкын шактый көчле, ә андый шырпы шулкадәр озак яна, учак ягып кына калмыйча, су да җылытырга мөмкин икән. Бүгенге көнгә 1000 нән артык окоп шырпысы җитештерелгән. “Безнең шырпылар яугирләргә кирәк булыр, якын арада беренче партия һәм маскировка челтәрләре алгы сызыкка озатылачак”, – диләр кызлар.
Бу шырпылар – илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбыз өчен җан җылысының бер өлеше. Йөрәк җылыларын бүлешкән “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле әгъзаларына һәм аларның җитәкчеләре Резеда апага зур рәхмәт белдерәсе килә.

Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Безнең җылы – сезнең өчен
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: