ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 14:10

Данлы тарихка ия көн

19 ноябрьдә Русиядә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә. Бу Ватанга күп еллар хезмәт итү һәм куелган хәрби бурычларны намуслы үтәү, ракета һәм артиллерия гаскәрләре  тарихын, Русия армиясенең хәрби батырлыкларын берләштерү билгесе булып тора.

Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
1  Ракета гаскәрләре һәм артиллерия – хаклы рәвештә халкыбыз горурлыгы. Шушы истәлекле дата уңаеннан район үзәгендәге Җиңү паркында тантаналы митинг үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров, Чакмагыш районы  ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннары берләшмәсе Радик Рәүф улы Бикмурзин җитәкчелегендәге артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан элеккеге солдатлар, “Яшь армия” хәрәкәте вәкилләре, “Шәйморатовчылар сыйныфы” укучылары һәм, гомумән, Туган илебез  тарихына битараф булмаган райондашларыбыз җыелды.
Әлеге бәйрәм тәүдәрәк Артиллерия көне дип атала. Ул 1942 елның 21 октябрендә Сталинград янында артиллеристларның немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе хөрмәтенә игълан ителә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә. Сиксәненче еллар ахырында аны ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәләр. 2006 елдан аерым – 19 ноябрь көне билгеләнә. 
Бу истәлекле көн һәр елдагыча матур традициягә әверелгән техника парады белән башланып китте. Артабан  митингта катнашучылар яу кырларында батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Мәңгелек ут янына кызыл кәнәфер чәчәкләре салды.
Митингта катнашучылар ракетачы-артиллеристларны бәйрәм белән тәбрикләп, мондый чараларның яшь буын өчен мөһимлеген, аларда үз халкы, Туган иле өчен горурлык хисләре формалаштыруга, патриотлык тәҗрибәсе алуда әһәмиятен билгеләделәр, балаларга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашулары өчен Радик Рәүф улы Бикмурзинга һәм артиллерия һәм ракета гаскәрләре вәкилләренә  зур рәхмәт белдерделәр. 
  Тантана барышында  югары гражданлык позициясе  һәм хәрби-патриотик чараларда актив катнашулары өчен Радик Рәүф улы Бикмурзин, Айрат Рәүф улы Бикмурзин, Булат Азат улы Сәмигуллин муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә  һәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен үткәрүдә актив катнашулары өчен Венер Фаил улы Салихов, Алмаз Айдар улы Вәлиев, Надир Нияз улы Казаев, Фәрит Фазылҗан улы Еникеев, Вадим Фәрит улы Еникеев район хәрби комиссариатының Рәхмәт хатына лаек булды.
Район мәдәният йортының сәхнә остасы Идрис Хәмидуллин башкаруында  “Катюша” җыры  һәммәсе өчен дә бәйрәм  бүләге булып иреште.  
Артабан биредә Бөек Ватан сугышы,  Әфганстанда, Чечняда һәм Русиянең башка төбәкләрендә, махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклап, хәрби бурычларын үтәгәндә  һәлак булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде һәм артиллерия орудиесыннан өч тапкыр залп яңгырады. Шулай ук митингтан соң    бәйрәм уңаеннан ялан боткасы һәм имитацион ату оештырылды, ә инде кичен артиллерия залплары яңгырады. 
Шушы гаскәрләрдә хезмәт итүче егетләребезне  һәм элек хезмәт иткән ветераннарны ихластан бәйрәмнәре белән котлап, һәммәсенә дә гаилә бәхете, мул, имин тормыш, борчу-хәсрәтсез киләчәк, бәйрәмнәрне тынычлыкта үткәрергә язсын, дигән теләктә калабыз. 
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Данлы тарихка ия көн
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: