+1 °С
Болытлы
Шушы көннәрдә башкалабыз Уфада "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлеге конференциясе узды. Анда муниципаль район хакимияте җитәкчелегендә безнең районнан да делегация катнашты.
Чарада якын киләчәккә "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлегенең өстенлекле бурычларын карадылар, партиянең XXII съездына делегатлар сайладылар. Конференция башланыр алдыннан партия проектларын гамәлгә ашыруга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган күргәзмәләр оештырылды.
Конференция нәтиҗәле, эчтәлекле узды.