ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 15:40

Сабыйлар күңеле ак кәгазьгә тәңгәл

Шушы көннәрдә Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты мөдире Резеда Нигъманова Уфа шәһәренең «Mitsubishi Lancer X " клубы волонтерлары белән бергә райондагы социаль приютта тәрбияләнүче балалар өчен онытылмаслык очрашу уздырды.

Сабыйлар күңеле  ак кәгазьгә тәңгәл
Сабыйлар күңеле ак кәгазьгә тәңгәл


Тәрбияләнүчеләр аниматор үткәргән барлык уеннарда да актив катнаштылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләрнең һәрберсенә тәм-томнар, канцелярия товарлары, уенчыклар, гигиена кирәк-яраклары һ. б. бүләкләрләр бирелде.
“Безнең бер максат – ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларны б уңай хис-кичерешләр белән тулыландыру”, – ди чараны оештыручылар.
Чарада балалар да концерт номерлары, үзләренең елмаюларын һәм позитивларын бүләк иттеләр.

Сабыйлар күңеле  ак кәгазьгә тәңгәл
Сабыйлар күңеле  ак кәгазьгә тәңгәл
Сабыйлар күңеле  ак кәгазьгә тәңгәл
Сабыйлар күңеле ак кәгазьгә тәңгәл
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: