ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
21 Ноября 2024, 04:25

Башкарылганы сөенечле, алда – яңа максат

Күптән түгел Тайняш авыл биләмәсендә истәлекле вакыйга булды – биредә биләмәнең үзәк авылы булган Тайняш урта мәктәбенең төзекләндерелгән территориясе рәсми рәвештә ачылды. Әлеге күләмле ремонт эшләре Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә башкарылды.

Бу хактагы тәкъдим белән укытучылар, мәктәптә белем алучы балаларның әти-әниләре чыкты. Алар җыелышта авылдашлары белән киңәшләшеп, урындагы хакимияткә мөрәҗәгать иткәннән соң шушы проект белән конкурста катнашу өчен гариза заявка җибәрелде. Конкурсның бөтен этаплары уңышлы үтелгәннән соң барлык тиешле таләпләр үтәлеп, мәктәп ихатасына брусчатка җәелде. Хәзермәктәп коллективы һәм укучылары, ата-аналар заманча төзекләндерелгән, чиста, уңайлы территориядән үтеп йөри. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урын басары Светлана Фларис кызы Шакирова, Тайняш авыл билә мәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, проект иганә челәре, урта мәктәп коллекти вы һәм укучылары, Тайняш, Ис ке Балак авыллары халкы кат- Рәзилә АРслАновА. Башкарылганы сөенечле, алда – яңа максат Җирле инициативаларны хуплау программасы нашты. Җыелучыларны сәламләп, чараны мәктәп директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова ачты һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре, урындагы “Герой” хуҗалыгы җитәк челәренә, мәгариф бүлегенә, шушы мәктәптә белем алган, төзекләндерү эшендә иганәчелек ярдәме күрсәткән элекке укучыларына һәм барлык авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең мәктәп коллективының төп максаты – уку чыларыбызга төпле белем, яхшы тәрбия бирү. Хәзер бу максатны яхшы, заманча шартларда тормышка ашыра алабыз. Җирле инициативаларны хуплау программасы биләмәдә яшәүчеләрнең тормышын уңайлырак итәргә ярдәмләшә. Алдагы елларда да актив булып, әлеге программада катнашыйк, туган-яшәгән җиребезне тагында ямьлерәк итәргә ярдәмлә шик”, – дип мөрәҗәгать итте ул якташларына. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова үз чыгышында элекке укучыларның авыл, мәктәп тормышында катнашып, аңа ярдәм итеп торуларын хәзер белем алучы яшь буын өчен үрнәк булуын һәм авыл халкының программада активкат нашуларын билгеләп, артабан да кешеләр тормышын яхшыртучы проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләде. Мәктәп ихатасын төзекләндерүгә иганәчелек ярдәме күрсәткән Илвир Флүр улы Миһранов туган мәктәбе, укытучылары турындагы җылы хәтирәләре белән уртаклашып, чарага чакыруга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм чыгышын: “Моңа кадәр дә ярдәм иттем, моннан соң да ярдәм итәргә тырышырмын”, – дип тәмамлады. Мәктәп укучылары, волонтерлар һәм уку йортының Беренчеләр хәрәкәте активистлары кече Ватаннарына ярдәм иткән барлык өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен күркәм концерт номерлары аша җиткерде. Алар башкаруындагы шигырь-җырлар һәм биюләр чарага килүчеләргә матур бүләк булды. Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков Илвир Флүр улына һәм проектны тормышка ашыруга иганәчелек өлешен керткән, әмма әлеге чарада катнаша алмаган янә бер якташларына – шушы мәктәпнең элекке укучы сы Илгиз Рәиф улы Сафуановның әнисе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбиягә багышлаган Чулпан Якуп кызы Сафуановага авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды, бу зур эштә ярдәм итүләре өчен урындагы “Герой” хуҗалыгы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповка һәм барлык як ташларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм башкарылган эшләргә йомгак ясады. “Без Җирле инициативаларны хуплау программасында ул тормышка ашырыла башлаганнан чордан ук катнашабыз. Бу еллар эчендә социаль объектларны төзекләндерү юнәлешендә байтак эшләр башкарылды, алар барысыда сезнең – урындагы халыкның ярдәме белән тормышка ашырылды һәм яшәеш шартларыбызны яхшыртуга булышлык итә. Быел да бу программага кушылып, биләмәдәге халык өчен тәү чиратта мөһим булган социаль объектны төзекләндерү өчен бергәләп эш алып барсак иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул якташларына. Артабан ул чарада катнашучы Тайняш һәм Иске Балак авыллары халкына Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен үтәлергә тиешле шартларны һәм конкурс таләпләрен аныклап аңлатты. Якташлар бердәм тавыш бирү белән конкурста катнашуны хуплауларын белдергәннән соң җыелышның рәисе һәм секретаре сайланды һәм көн тәртибе игълан ителеп, программа чикләрендә тормышка ашырылачак проект сайланды, конкурстан үткәннән соң муниципалитет, халык һәм иганәчеләр кертергә тиешле суммалар күләме билгеләнде, программа чикләрендә башкарылачак эшләрне ныклы күзәтчелектә тотарга тиешле инициатива төркеме әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайланды. Җыелышта якташларның уртак фикере белән киләсе елда Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә Иске Балак авылының суүт кәргеч линиясен ремонтлау проекты хупланды. Авыл халкы өчен көнүзәк булган шушы проблеманы хәл итүне хуплап, якташлары исеменнән Айнур Алмас улы Фәтхелбаянов чыгыш ясады. Сметага ярашлы, проектны башкару хакы 1605987, 95 сум булачак, дип планлаштырыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен инициатива төркеме сайланды. Аның составына бердәм тавыш бирү юлы белән билгеләнеп, Гүзәл Хәнәфи кызы Ханова (комиссия рәисе), Фәнилә Миңнегали кызы Гомәрова, Фәнилә Әдип кызы Идрисова, Гөлшат Әнвәр кызы Солтанова, Нәсим Хәдис улы Солтанов, Рәйсә Наил кызы Рәхимова, Гөлчәчәк Зәүр кызы Хәбирова, Ләлә Рафат кызы Шәймәрдәнова, Айгөл Фәнәви кызы Шәрипова, Айнур Алмас улы Фәтхелбаянов керде. Тайняш авыл биләмәсе халкының билгеләнгән шушы максатының да уңышлы тормышка ашуын телибез.

Автор:Рәзилә АрслановА.
Читайте нас