ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 ноябрь 2024, 11:50

Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык

Бүген махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Владислав Викторович Антипинны Яңа Каръяуды авылында соңгы юлга озаттылар.

Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттыкКыю бөркетебезне мәңгегә югалттык
Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык

Районыбызның батыр улын соңгы юлга озатырга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның урынбасарлары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Мөхәммәтшина, Яңа Балтач авыл биләмсе җитәкчелеге, якыннары, авыл халкы җыелды. Владислав Антипин Уфа шәһәрендә 1974 елның 5 июлендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа кооперация техникумында пешекче-кулинар һөнәрен үзләштергән. Агымдагы елның 4 октябрендә үз теләге белән контракт төзешеп махсус хәрби операциягә илебез мәнфәгатьләрен якларга киткән. Владислав Антипин укчылар батальонында укчы (стрелок) булып хәрби бурычын үти. 30 октябрьдә кызу алышларның берсендә алган каты яраланудан аның гомере өзелә. Хезмәт сөючән, ышанычлы, ярдәмчел булды, изге күңелле иде, дип искә алдылар Владиславны. Җитәкчеләр үз чыгышында Владиславның батырлыгын билгеләп үттеләр. “Батыр, курку белмәс якташыбызның тормыш иптәше Анна Владимировна, балалары, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Бөтен Чакмагыш халкы исеменнән сезнең алда баш иябез. Без сезнең белән бергә. Бүген һәм киләчәктә дә ярдәмебездән ташламыйбыз. Бүген без илебез иминлеге сагында торган Владислав кебек кыю, батыр ир-егетләребезгә мәңге бурычлыбыз. Аның белән чиксез горурланабыз. Лачын егетебезнең якты истәлеге киләчәк буыннарга да батырлык үрнәге булып, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы. Бүгенге илебез мәнфәгатьләре сагында торып, солдат егетләребез Ватаныбыз иминлеге хакына көрәшәләр. Чын каһарманнарыбызның исемнәре, һәлак булганнарының якты истәлеге илебез һәм районыбыз тарихында мәңгелеккә алтын хәрефләр белән языла.

Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык
Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык
Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык
Кыю бөркетебезне мәңгегә югалттык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас