ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 ноябрь 2024, 09:20

Әниләргә багышлап

Кичә Чакмагыш гимназиясендә 8 нче сыйныфлар параллельләрендә Әниләр көненә багышланган интеллектуаль квиз-уен оештырылды. Әниләр көне –искиткеч күңелгә үтеп керә торган гүзәл бәйрәм.

Әниләргә багышлапӘниләргә багышлап
Әниләргә багышлап

 Әниләребезгә күпме генә ягымлы сүзләр әйтсәк тә, моның өчен күпме генә сәбәпләр уйлап тапсак та, алар артык булмас сыман, чөнки "Әни” – тәүге сүз, һәр язмышта төп сүз. Ә бәйрәм – әнигә үз мәхәббәтеңне һәм тирән рәхмәтеңне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чарада җыелган әниләргә бу көнне иң изге теләкләр, назлы сүзләр, аларны данлаучы күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Шаярту-күңел ачу программасы барышында «Әкиятне бел», «Мәкальне әйтеп бетер», “Әнигә хас сыйфатларны беләсезме?” конкурслары оештырылды.

Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Әниләргә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас