+22 °С
Яңгыр
Бу дата –һәлакәтләрдә һәлак булганнарны һәм зыян күрүчеләрне искә алу, аларның гаиләләренең кайгысын уртаклашу һәм һәркемгә юлларда җаваплы карашның мөһимлеге турында искә төшерү мөмкинлеге. Шул максаттан Чакмагыш гимназиясе волонтерлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик акция үткәрделәр. Чара кысаларында машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган листовкалар таратылды. Аларда юл-транспорт һәлакәтләре турындагы статистик мәгълүматлар гына түгел, ә машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу хәвеф киметергә ярдәм итәчәк файдалы киңәшләр дә бар иде.