ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 ноябрь 2024, 10:45

Батырлыкка мәдхия

Театр сәнгате халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уята. 

Батырлыкка мәдхияБатырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
 Районда “Театр көзе – 2024” район һәвәскәр театр коллективлары фестивале чикләрендә спектакльләр кую дәвам итә. Аның чираттагысы Калмашбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә оештырылды. Биредә үзешчән артистлар Таҗи Гыйззәтнең “Төнге сигнал” пьесасын сәхнәләштерде. Таҗи Гыйззәтнең бу әсәре татар драматургларыннан тәүгеләрдән булып, Бөек Ватан сугышы күренешләрен гәүдәләндергән. 1941 елда язылып, авыл сәхнәләрендә шул чорда киң таралган “Төнге сигнал” (баштагы исеме “Серле казна”) драмасында ул совет кешеләренең фашизмга каршы рәхимсез көрәшен көчле конфликтларда чагылдырды. Совет кешеләренең дуслыгы һәм әхлакый йөзе проблемасы хаклы рәвештә күпмилләтле совет әдәбиятының төп проблемаларыннан исәпләнә. Т. Гыйззәтнең күп кенә әсәрләрендә бу проблема үзәк мәсьәлә итеп куела һәм ул «Төнге сигнал” драмасында да төп темага тыгыз бәйләнештә оста сурәтләнелә. Бу пьеса 1943 елда, 3 пәрдәдә язылган. Авыр яраланган совет солдаты Мансур Антон бабай йортына барып җитеп, тәрәзә шакый һәм хәлсезләнеп баскычка ава. Антон бабай аны күреп, өйгә алып керә, ярасын эшкәртә, бинт белән бәйли һәм мич астындагы махсус ясалган яшерен урынга яшерә. Ул Мансурдан партизаннарга сигнал бирүен, немецларның авылда икәнлеген кисәтүен үтенә. Шартлы сигнал – мичнең көчле ялкыны. Менә немец танкларының үкерүе, фашистларның тупылдавы ишетелә һәм алар өйгә бәреп керәләр. Мансур качып өлгерә, ә Антон бабайны асып куялар, колхоз рәисе Лукерияне немецлар атып үтерә. Шуннан соң алар өйдә мәҗлес оештыра. Исерек немецлар йоклап киткәч, Мансур засададан чыгып, өйдәге барлык фашистларны буып үтерә һәм партизаннарга сигнал бирә. Бераздан партизаннар авылны азат итә. Бөек Ватан сугышы темасына язылган әлеге драма әсәрендә автор тарафыннан тамашачыларга фронтта һәм тылда курку һәм өметсезлекне җиңеп батырлык өлгеләре күрсәткән геройларыбыз күрсәтелә, совет халкының сугыш кырындагы һәм хезмәт фронтындагы батырлыгына дан җырлана.
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Батырлыкка мәдхия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас