Бу күмәк эшкә барлык авыл биләмәләре һәм җирлегебездә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятиеләр коллективлары бердәм булып кушылды. Район дәваханәсе коллективы очып килүче дроннарны (БПЛА) күреп хәбәр итүче детектор алып, аны кыска ялга кайткан “Мәүлүт” позывнойлы якташ яугиргә тапшырды. Аның дәваханә коллективы белән очрашуында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. “Яудагы егетләрнең үтенечләреннән күренүенчә, аларга алгы сызыкта иң кирәкле әйберләр – заманча техника һәм хәрби җиһазлар. Моңа кадәр дә егетләргә дә ярдәм иттек, артабан да аларга барлык кирәкле әйберләрне дә җыеп җибәрергә тырышачакбыз”, – диде район җитәкчесе һәм баш табиб Сергей Витальевич Тарасовка һәм яугирләргә ярдәм итү эшенә бердәм булып кушылган дәваханә коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сергей Витальевич хәрби җиһазны тапшырып, барлык яугирләрнең имин-сәламәт булып җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтуларын теләде. Үз чиратында махсус хәрби операция бурычларын үтәүче райондашыбыз да якташларга ярдәмнәре өчен рәхмәтле булуын белдерде.