Сораулар, әлбәттә, байтак җыелган. Аларның чишелешен тормышка ашырыр өчен вакыт таләп ителә. Мәктәп бинасының спорт залында урнашкан клубтагы җыелышларда чыгыш ясаганда тавыш яңгыравы, концерт өчен бик үк яраклы булмавы да күңелне кыра. Бина эчендә җылылык җитәрлек булмавы да чаралар үткәргәндә уңайсызлыклар тудыра. Санап үтелгән кимчелекләрне бетерү максатында, клуб эчен ремонтлау кирәк, дип табылды.
Көн кадагына суккан мөһим мәсьәлә – ял итәр бинага ремонт таләп ителгәнен аңлап, халык дәррәү кул күтәрде.
Әлбәттә, авыл халкы читтән ярдәм килгәнне кул кушырып көтеп утырмый.
Тирә-як мөхитне тазарту өмәләрен актив катнашып кына калмый, килер буыннарда туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, балаларны да эшкә җәлеп итә. Зират территориясендәге елына берничә мәртәбә оештырылган күмәк өмәләрдә чит якларда гомер кичерүче авылдашлар да катнаша.
Кендек каны тамган туфракларын онытмый, саваплы эшләре белән туган авылына ярдәм кулы сузган ил агаларының, ак яулыклы апаларның исемнәрен зур горурлык белән атыйбыз.
Имәнлекул авыл биләмәсе халкы елның-елында Җирле инициативаларны хуплау программасына кушыла. Бер елны да максатына ирешмичә калганы юк.
Менә быелгысы да нәтиҗәле булыр дигән өметтә калыйк.