Кичә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган иң матур һәм иң җылы бәйрәм концерты оештырылды. Аларны котларга дип муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килде, районыбызда яшәгән төрле яшьләрдәге аналар, улларына лаеклы тәрбия биреп, батырлыкларга этәргән, искиткеч сабыр, олы йөрәкле махсус хәрби операциядә катнашкан солдат егетләребезнең әниләре җыелды. Бу көнне иң изге затлар – кадерле әниләребез зурланды, аларга дан җырланды.
Район мәдәният йортына килеп керү белән әниләрне укучы-волонтерлар бәйрәм открыткалары белән елмаеп каршы алды. Фойеда әниләр хөрмәтенә әзерләнгән үзенчәлекле иллюстратив-китап, декоратив-гамәли сәнгать һәм балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәләре урын алды.
Бәйрәм концерты Балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруындагы татар биюе, үзе дә өч баһадирга гомер бүләк иткән әни, Чакмагышыбыз сандугачы – Айсылу Такыянузова башкаруындагы Гафу Каербәков сүзләренә Шәмши Калдаяков иҗат иткән “Әниемә” җыры белән башланып китте.
– Районыбызда балигъ булмаган балалары булган 3 мең 600дән артык гаилә яши, шуларның 500гә якыны күп балалы – өч, җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбиялиләр. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче аналар аеруча соклану уята. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез, эштә дә, өйдә дә үзенә бертөрле мәрхәмәтлелек һәм уңайлылык атмосферасы тудыру сәләтегез олы хөрмәткә лаек. Икътисадның төрле өлкәләрендә эшләп, сез районыбызның чәчәк атуына зур өлеш кертәсез. Сезнең һәркайсыгыз иң изге теләкләргә һәм ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Шунысы куанычлы – «Ана даны» медале белән бүләкләнгән әниләр елдан-ел арта бара. Безнең районнан 84 күп балалы ана медаль белән бүләкләнде. Бүген тагын бер биш бала тәрбияләүче актив ана – Гүзәлия Наил кызы Галиева Радий Фәрит улы Хәбиров кулыннан медаль алды. Бүген бу залда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш юлдашлары бар. Тынычлык һәм азатлык өчен гомерләрен биргән яклаучыларыбызның исемнәрен без беркайчан да онытмаячакбыз. Аларга мәңгелек дан һәм якты хәтер!
Әлеге изге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге телим. Бу җирдә тормыш, ышаныч һәм мәхәббәт бүләк итүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Балаларыгыз Сезне һәрчак шатландырсын, игътибар һәм хөрмәт белән җавап бирсеннәр, хыялларыгызны акласыннар. Сез һәрвакыт безнең өчен иң чибәр, иң яшь, иң зирәк булып каласыз. Яратуыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт. Кадерле әниләребез, сезнең алда баш иябез! Бәйрәм белән! – диде бәйрәм белән котлап муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Артабан күркәм чара Эмилия Миһранова һәм Гөлназ Хөсәенова башкаруында “Әнием”, Идрис Хәмидуллинның “Китми чара юк”, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле кызлар төркеменең башкорт биюе ”Ләүсәтин”, Гүзәл Хәйруллина башкаруында “Бәхетле яхмыш”, Балалар сәнгать мәктәбе гармунчылары төркеме чыгышы (җитәкчесе Рәйсә Латыйпова), Альбина һәм Алина Нургалиевалар башкаруында әниләргә багышланган тагын бер “Әниемә” җыры, Балалар сәнгать мәктәбе бию коллективының “Рус биюе” (җитәкчесе Рәйлә Нуриханова), “Березка” халык вокаль ансамбленең “Ой, на горке калина” (җитәкчесе Гөлнара Шәймиева), Нәфисә Әшәрәпова, Калмашбаш авылыннан килгән биючеләр (җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова), Регина Гайсина чыгышлары, халык исеме йөрткән “Чулпан йолдыз” вокаль ансамбленең “Гел елмай” җыры, Мәскәүдә узган “Зажигай, Россия”конкурсында икенче урын яулап кайткан “Соверен” бию төркеме чыгышлары белән үрелеп барды. Алар әниләрне, апаларны, нәнәйләрне искиткеч чыгышлары белән сөендереп, аналарны данлады, чыгышлары аша рәхмәтле хисләрен җиткерде. Залны тутырып утыручы тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул итте һәм алкышлар белән каршы алды. Биредә гаҗәеп җылы, бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Үзешчән артистлар да, тамашачылар да бәйрәм киченнән канәгать калдылар. Чыгышларның һәммәсе дә иң газиз кешеләребез – әниләрнең күңел түренә үтеп кереп, бик озак вакытлар матур хатирә булып сакланыр.
Без дә бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ихлас ярату һәм хөрмәт хисләребезне җиткерәбез. Якты күңелләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгызның һәрчак яратуын, җылылыгын һәм ихтирамын гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләрегез күбрәк булсын.