ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 ноябрь 2024, 10:55

Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә

Чакмагыш районының өч улы хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Русия Федерациясе Президенты Указы белән вафат булганнан соң Батырлык орденнары белән бүләкләнделәр.

Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендәЯкташлар батырлыгы – күкрәк түрендә
Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә


Бүген район хәрби комиссариатында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз Ринат Салават улы Кәримов, Сергей Анатольевич Ефремов, Максим Валерьевич Касыймовның әти-әнисенә, туганнарына дәүләт наградалары тапшырдылар.
Реканс Фәнил улы МХОда батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
"Безнең егетләр югары бүләккә лаек булдылар. Мин аларның һәрберсе үз теләкләре белән Ватанны якларга киткәнен беләм. Ата-аналарга лаеклы уллар үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шундый катлаулы чорда сезнең улларыгыз илебез хакына башларын салды. Чын Геройлар тәрбияләгән өчен сезнең алда баш иям! Без сезнең гаиләләрегезгә һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер",– диде район хакимияте башлыгы.

Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә
Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә
Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә
Якташлар батырлыгы – күкрәк түрендә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас