ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 ноябрь 2024, 11:55

Патриотик хисләр белән сугарылган концерт

Бүген район мәдәният йортында Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рамил Бәдамшин “Гитара да автомат” дип аталган патриотик рух белән сугарылган концерт программасы белән чыгыш ясады.

Патриотик хисләр белән сугарылган концертПатриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт

Махсус хәрби операциядә катнашучы алгы сызыктагы яугирләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган республика проекты кысаларында узган әлеге чарага яшь армиячеләр, «Шәйморатов сыйныфы”, “Патриот” полиция сыйныфы, мәктәп укучылары һәм, гомумән, ватанпәрвәр райондашларыбыз җыелды. Тамашачылар өчен якташларыбызның батырлыклары, Ватан, тынычлык, гаилә һәм мәхәббәт турында җырлар башкарылды. Чыгышлар хәрби кинохроника кадрлары һәм видеоязмалар белән озатылып барды. Чара ахырында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җырчыга яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, гражданлык бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Патриотик хисләр белән сугарылган концерт
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас