ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 ноябрь 2024, 05:05

Авыл тормышын яратып...

Дүрт авылны берләштергән Яңа Коты авыл биләмәсендә бүгенге көндә 500гә якын хуҗалык исәпләнә, 789 кеше яши.

Авыл тормышын яратып...Авыл тормышын яратып...
Авыл тормышын яратып...

 Һәркайдагыча, бу төбәктә дә туган җирен ямьләп, башкаларга үрнәк булып тормыш көткән яшь гаиләләр әз түгел. Эльвира белән Радмир Баймиевлар кебек, мәсәлән. Авыл тормышын көндәлек мәшәкатьләрсез, мал-туар, кош корт, бакчасыз күз алдына да китереп булмый. “Өе барның көе бар”, – дип юкка гына әйтмиләр. Баймиевлар патшалыгының капкасын ачып керүгә күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышы каршы ала. Ниндидер матур бер ритмга көйләнгән мондый күренеш биредә бер көнне дә тынып тормыйдыр, мөгаен. Эльвира белән Радмир ун җиде ел элек гаилә учагын ка бызганнар. Гаилә башлыгы вахта ысулы белән Себер тарафларында эшләп йөри. Ялга кайткан вакытларында “Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсенә яр дәмгә килә. Тормыш иптәше ягулык салучы хезмәтен үти. Төп нигездә менә дигән матур йорт салып кергәннәр. Әкрен ләп каралты-кураларын яңартып торалар. ”Тату гаиләнең бишеге буш булмый”, – дигән әйтем дә Баймиевларга кагыла. Биш балага гомер бүләк иткән алар. Йөрәк парәләренә кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе биреп, үзләре кебек авыл тормышын яратып үсәргә өйрәтәләр. Өлкән кызлары Элина тугызынчы классны тәмамлаганнансон Кушнаренко колледжының медицина факультетын сайлаган, шәфкать туташы булачак. Радим беренче санлы Чакмагыш урта мәктәбендә 7 класста укый. Укуда да сынатмый, мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Әти-әнисенең уң кулы ул. Баймиевлар хуҗалыгындагы мал-туар асрала торган абзар – үзе бер фермага тиң. Тырыш малайның уңганлыгы, бөтен эшкә кулы ятып торганлыгы әллә каян күренеп тора. Терлекләрне дә караша, атны да үзе тугарып, үзе җигә, тимер ат – мини-тракторда гөрләтеп йөри. Әтисенең “Беларус”ы белән дә күптән таныш. Яше җитеп, йөртергә хокук алу вакытын гына көтә Радим. Юлия Яңа Коты мәктәбендә өченче класста укый, иҗади бәйгеләрдә катнашып, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Алъяпкыч бәйләп, аш-су бүлмәсендә дә, йорт эшләрендә дә һәрвакыт әнисенә ярдәмлә шә. “Әти-әниебезне бик яра табыз, аларга йорт эшләрендә ярдәм итәбез. Берүк сәламәт булсыннар, чирләмәсеннәр”, – дигән теләкләрдә кала бәхетле парның ул һәм кызлары. Өй эче дә шау-гөр килеп то ра. Вадим белән Надим бала лар бакчасына йөриләр. Бик татулар. Мотоциклда йөрергә яраталар. Бергәләп уйныйлар, бер-берсе белән ярышып, рәсем төшерәләр. Тормышларына кояштай җылылык сирпеп торучы изге зат – әниләре Ләүзә апа белән бергә яши Баймиевлар. Хаклы ялга чыкканчы ул сыер савучы булып эшләгән. Тормыш иптәше күптән мәрхүм булган. “Киленем үз кызым кебек. Киңәшләшеп, аңла шып, бер сүзгә килешмичә яши без”, – ди Ләүзә апа, ягымлы елмаеп. Оныклары өчен дә җан атып тора. Якыннарының кадер хөрмәтен тоеп гомер кичерүенә ихлас сөенә, һәр аткан таңны куанып каршы ала. Бәхетле картлык шулай буладыр да. Менә шундый гади, тату, эшсөючән гаилә белән таныштык Яңа Коты авылында. Шатлык куанычлары да, эш һәм көндәлек мәшкатьләре дә уртак Баймиевларның. Һәр туган таң аларга куанычлы хәбәрләр, гаилә иминлеге буләк итсен, бәхет сукмагыннан иңгә иң куеп атласыннар.

Автор:Мөнирә ӘнвӘрова.
Читайте нас