Каран авылында яшәүче Зифа апа Ташбулатова кул эшләре белән күптәннән мавыга. аның җылы, якты өендә кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешенә юлыгасың. Искиткеч матур бизәкләп чик- кән мендәр тышлары, оекбашлар, башмаклар, урындык япмала ры – һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матур лыгы саклана. Ә кул эшләренә килгәндә: “Аңа вакыт җитми”, – дип әйтүчеләр күп. Тик Зифа апабыз кул эшләре белән шө гыльләнергә вакыт тапкан. Ул үзе Иске Балак авылында 1936 ел да туган. Тайняшта 7 нче классны тәмамлаганнан соң штукатур маляр һөнәрен үзләштереп, биш ел чит якларда эшләгәннән соң туган ягына кайтып, Фәнис Шакир улы белән язмышын бәйли. Яна Балак авылында 61 ел тату гомер кичерәләр. 6 ба ла тәрбияләп үстерәләр. Хаклы ялга чыкканчы савучы булып эшли, бик күп Мактау кәгазь ләренә, “Хезмәт ветераны” исе- менә дә лаек була. Хуҗалыкла рында да тынгысыз тормыш бе лән яшиләр. Күп итеп умарта күчләре асрыйлар, пима басу белән дә шөгыльләнәләр. Зи фа апаның мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләре белән генә тукталып калмый, ул әле матур җырлый да, аш-су остасы да. Ләкин тор мыш сынауларсыз гына бул мый: 20 ел элек улын югалта, 5 ел элек тормыш иптәше бакыйлык ка күчә. Кышын ул Каран авы лында кызы Зилина һәм кияве Наил тәрбиясендә булса, жәй гелектә гомер кичергән Яңа Ба- лагына кайта. Төп нигездә җәй ге ялга кайткан балалары, онык лары белән гөрләшеп яши. 88 яшькә җитсә дә, тик тормый ул, яраткан кул эшләрен дәвам итә, китап-журналларны да бик яра- тып укый. “Кул эшләреңне ту ганнарга һәм якыннарга бүләк итү күңелгә ятышлы”, – ди Зифа апа. Зифа апаның кул эшләрен карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алабыз. Гомерегезнең һәр кө нен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче унышлар белән каршылагыз, Зифа апа!