ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
24 Ноября 2024, 04:15

Йөрәк җылысын биреп

Була шундый сөйкемле кешеләр – алар белән аралашып гамьле әңгәмә кору гына түгел, хәтта янәшәсендә басып тору да җанга рәхәтлек бирә, мондый ачык йөзле, гади кешеләр башкаларга да уңай йогынты ясый, күңелне тынычландыра. Алардан бөркелгән ниндидер аңлатып бетерә алмаслык җылылык һәм ихласлык зур тарту көченә ия. Ленин авылында яшүче Светлана Фаил кызы Китапова да нәкъ шундый гүзәл затлардан. Биш балага гомер биргән, киң күңелле, олы йөрәкле ана бөтен гомерен гаиләсенә, якыннарына багышлаган. Бүгенге көндә ул балалары һәм оныклары назына күмелеп яшәүче бәхетле хатын-кыз, ана һәм нәнәй.

Йөрәк җылысын бирепЙөрәк җылысын биреп
Йөрәк җылысын биреп


Светлана Фаил кызы 1968 елның 19 гыйнварында Кыйгы районы Кандаковка авылында Фаил белән Лүзә Фәттаховларның тату гаиләсендә дөньяга килгән. Күрше авылга йөреп, Султановка урта мәктәбен тамамлагач, Уфага тегүчеләр әзерләү техникумына укырга керә. Биредә укып йөргәндә Чакмагыш районы егете Рәсим Рабис улын очратып, матур тормыш корып җибәрәләр. 1989 елда районыбызның Ленин авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше белән төп нигездә тату дөнья көтәләр, әкренләп каралты-кураларын яңартып торалар. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы биш бала: Алина, Гөлнара, Рамил, Динара, Гөлназ дөньяга аваз сала. Тату, ишле гаиләдә үскән балаларга әти-әни үрнәгендә матур тәрбия бирелә. Өлкәннәрне ихтирам итү, дуслык, татулык, Туган илне сөю кебек күркәм сыйфатлар Китаповлар гаиләсендә кечкенәдән тәрбияләнгән. Балаларының һәркайсы бәләкәйдән үк үзләре кебек хезмәт тәрбиясе алып, авыл тормышын яратып үсә. Иң өлкәннәре – Алина Башкортстан дәүләт аграр университетны тәмамлаган. Тормыш иптәше Ленар белән бер ул тәрбиялиләр. Гаилә Чакмагышта яши. Икенче кызлары Гөлнара да район үзәгендә матур гына тормыш итә, Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә эшли. Бердәнбер уллары Рамил полиция бүлегендә хезмәт сала, күркәм гаиләсендә өч ул – Рамазан, Ислам, Раян үсеп килә. Кызлары Динара тормыш иптәше Айнур белән авылда гомер итәләр, Айназ исемле ул үстерәләр. Гөлназ да авылда яши, бер ул анасы. Балаларына һәрвакыт таяныч, киңәшче, ышанычлы терәк була белгән әниләре 2004 елның 21 гыйнварында ул чактагы Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовның Указы белән «Ана даны» медалена лаек була. Яна Балтач авылында Бакалы психоневрология интернаты филилында тырыш хезмәт салып, күп балалы ана буларак “Хезмәт ветераны” исемен алып, хаклы ялга чыга.
“Әниебезнең йөрәк җылысы, «Балам!» дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул. Әниебез – безнең өчен иң якын, иң кадерле һәм газиз кеше. Ул киң күңелле һәм хезмәт сөючән. Бөтен гомерен безгә, гаиләсенә багышлады. Без ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә әти-әниебез янында еш булырга тырышабыз. Әни оныкларын сагынып көтеп ала, аларга күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләп тора. Читтән караганда, ул барысын да җиңел булдыра кебек тоела, чөнки үзенә авыр булуын бервакытта да күрсәтми һәм барысына да өлгерә. Безнең әниебез – гаҗәеп кеше, шуңа да без аны яратабыз һәм кадерлибез. Мондый әни бүтән беркемдә дә юк!” – диләр Светлана Фаил кызы турында балалары, чиксез сөю, горурлык һәм хөрмәт хисләре белән.

Йөрәк җылысын биреп
Йөрәк җылысын биреп
Йөрәк җылысын биреп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас