ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 ноябрь 2024, 08:45

Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”

Күркәм традиция буенча Әниләр көне алдыннан башкалабызның “Башкортстан” дәүләт концерт залында республикабызның күп балалы әниләре  хөрмәтләнде. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров шәхсән үзе республика хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, иң ихлас теләкләрен җиткерде. Хөрмәтле гүзәл затларга Башкортстан Башлыгы дәүләт бүләкләре – «Ата-ана батырлыгы» һәм «Ана даны» медальләрен   тапшырды. Мондый дәрәҗәле, мактаулы бүләккә безнең Чакмагышыбыз гүзәле, бар яклап та актив, сәләтле, күп балалы ана Гүзәлия Наил кызы Галиеваның да лаек булуы – районыбыз өчен   зур горурлык һәм шатлык.

Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”
Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”

 

         Галиевларның ишле гаиләсе Чакмагыш авылында үзләре салып кергән зур, ике катлы өйдә гомер итә. Тату  гаиләдә 5 бала – иң өлкәне Розалия исемле кыз һәм дүрт ир бала әти-әнисенең  матур үрнәгендә үсә. Гаилә башлыгы Борис Рәиф улы Себер тарафларында тырыш хезмәт сала, ә Гүзәлия Наил кызы  Чакмагыш гимназиясенең  “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең   МОДАмуазель" берләшмәсе һәм "ОДРИ" мода театры җитәкчесе. Ул  бар күңел җылысын балаларга биреп, аларда иҗатка, матурлыкка мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияли. Гимназиянең 80 укучысы  белән  шөгыльләнеп, алар өчен кирәкле булган тегү серләренә төшендерә, подиумда йөрергә, гәүдәне төз тотып, матур итеп атларга, хатын-кызларга гына хас булган нәзәкатьлеккә, назлылыкка, үзеңне күркәм итеп, сәхнәдә ышанычлы тотарга өйрәтә. Күп балалы ана булуга карамастан, Гүзәлия Наил кызының энергиясенә, тырышлыгына, вакытны дөрес бүлә белүенә сокланмый мөмкин түгел. Ул шәхсән үзе һәм гаиләсе белән бихисап район, республика конкурслары катнашучысы булып,  уңышларга ирешә. Иҗтимагый эшчәнлеккә дә вакыт табарга тырыша ул – маскировка челтәрләре үрүдә булыша, укучылар белән яугирләребез өчен талисманнар ясый. Районда узган күпчелек  чараларда   аның бай фантазиясе һәм иҗади күзлеге аша әзерләнгән күргәзмәләр, осталык дәресләре  дә тик  соклану хисләре генә уята.

         “Көн саен ата-ана батырлыгы күрсәткән, балаларына үрнәк булган бу гүзәл затлар арасында минем дә бер рәттә булуым – минем өчен зур дәрәҗә. Әни булу – зур бәхет һәм зур җаваплылык, көндәлек хезмәт һәм балаларыңны фидакарь кайгырту ул. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән БР Башлыгы  Радий Фәрит улы Хәбировка  шундый югары бүләк  – “Ана даны” медале  белән бүләкләнүем өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы  Реканс Фәнил улы Ямалеевка  күрсәткән игътибары, ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт. Әлеге матур бәйрәм көнендә минем барыбыз исеменнән дә герой-аналарга, күп балалы әниләргә һәм ятим  һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен икенче әни булган опекун хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем  килә. Ватаныбызның лаеклы улларын тәрбияләгән,  махсус хәрби операциядә катнашып, Бөек Русиябез өчен гомерләрен биргән ир-егетләребезнең аналары алдында баш иябез. Барлык әниләргә дә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, зур ана бәхете һәм балаларыгызның наз-җылысын тоеп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык һәм рәхәтлек, бәхет  һәм шатлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен”,  – дигән изге теләкләрен җиткерде районыбызның соклангыч  гүзәл хатын-кызларының берсе, биш бала анасы Гүзәлия Галиева.

Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”
Гүзәлия Галиева: “Әни булу – зур бәхет!”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас