ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 ноябрь 2024, 10:25

Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык

Бүген район үзәгендә махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир Алмаз Гамил улы Рахманкуловны якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, аның батырлыгы алдында баш иеп, гаиләсе, якташлары, якыннары, районыбыз җитәкчелеге, яшь армиячеләр соңгы юлга озаттылар.

Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттыкМахсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык


Матәм митингында муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Мөхәммәтшина, район хәрби комиссары Альберт Хәбиров һәм башка җитәкчеләр, район халкы катнашты.
Алмаз Гамил улы Рахманкулов 1979 елның 16 декабрендә Чакмагыш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан аграр-технология колледжында тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1998-2000 елларда Русия Кораллы Көчләрендә төзүче-оператор булып хезмәт иткән. 2000нче елның 15 февраль – 30 апрель көннәрендә Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
2023 елның 10 маенда контракт төзешеп, махсус хәрби операциягә илебез мәнфәгатьләрен якларга киткән. Агымдагы елның 11 ноябрендә Алмаз Гамил улы махсус хәрби операциядә хәрби бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булган.
“Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Алмаз Гамил улының тормыш иптәше, өч баласы, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Аяусыз көрәшләрдә гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак. Алмазның тормыш иптәше Илсөяр Зиннур кызы, балалары Ильяс, Айгиз, Айсылуга олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм. Алмазны югалту – барчабызның да уртак югалтуы”, – диде муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов.
“Безнең үтә дә авыр кайгыбызны уртаклашкан, авыр минутларда ярдәм кулы сузган республика, район җитәкчелегенә, район халкына, иптәшләренә рәхмәт җиткерәм. Алмаз бик ярдәмчел, изге йөрәкле, яхшы кеше иде”, – диде Алмазның тормыш иптәше Илсөяр Зиннур кызы.
Чакмагыш авылының каһарман улы – Алмаз Гамил улы Рахманкулов гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас