ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 ноябрь 2024, 12:05

Бүләкләр ияләрен көтә!

Киләсе елның беренче алты аена яки тоташ 2025 елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып куйган тугры дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз.

Бүләкләр ияләрен көтә!Бүләкләр ияләрен көтә!
Бүләкләр ияләрен көтә!

Бүген бу язылу кампаниясенең “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты ярдәме белән булдырылган бүләкләре өченче тапкыр уйнатылды. Бүләкләр хуҗаларын коллегабызның кечкенә улы билгеләде. Призларның хуҗалары түбәндәгечә: И. Вәлиев (Чакмагыш, Г. Латыйпов урамы, 70 ) – салат савытлары; Низамутдинова (Чакмагыш, Советская урамы, 260) – заварник; Г.Әмирханова (Чакмагыш, Западная урамы) – тастымаллар җыелмасы; Г.Исламова (Чакмагыш, Цветочная урамы, 5) – бәлеш табасы; Ф. Латыйпов ( Рапат, Яшьләр урамы, 4-1) – аш бүлмәсе кирәк-яраклары җыелмасы; Д.Ишморатова (Иске Бәшир, мәктәп) – чәй сервизы; Л.Бәдретдинова (Яңа Балтач, Тынычлык урамы, 2) – плед; Шушы әбүнәчеләребездән озакка сузмыйча призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез. Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән алдагы айларга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмаган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә. 2-12 декабрь көннәрендә гәзитебезгә почта аша язылган очракта ташламалар каралган! Вакытны сузмый, районыбыз көзгесе булган “Игенче”гә язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!

Бүләкләр ияләрен көтә!
Бүләкләр ияләрен көтә!
Бүләкләр ияләрен көтә!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас