ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 16:05

Уен аша мәгълүматлар туплап

Агымдагы елның май аенда  М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының  «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча 2 курс магистранты Диана Сәбгыянованың “Башкортстанның Чакмагыш районының  истәлекле урыннары” дип аталган проекты Русия география җәмгыятенең Башкортостан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан хуплау тапты.

Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
 
Проектның максаты – уен-лото ярдәмендә районыбызның мәдәни-тарихи кыйммәтләре турындагы белемнәрне тарату, ватанпәрвәрлекне, уеннарда катнашучыларның иҗади активлыгын үстерү. Уенда катнашучылар  Чакмагыш районының истәлекле урыннары белән танышып, киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген аңларга бурычлы. Ул Башкортстанның “көмеш” волонтерлары белән берлектә якташыбыз – Иске Калмаш авылы кызы Диана Рәүф кызы Сәбгыянова кул астында «Палитра» студентлар волонтерлар отряды командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.  Агымдагы елның 20 ноябрендә проектның остазы  Екатерина Александровна Савельева һәм «Палитра» отряды волонтерлары тарафыннан «Башкортстан Республикасының Чакмагыш районының истәлекле урыннары» уен-лотосын үткәрү методикасы буенча «Педагогик белем» юнәлеше буенча белем алучы 12 студент-волонтер укытылды. Алар ноябрь аенда безнең районның төрле учреждениеләрендә балалар белән, шул исәптән сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикле  балалар белән лото уеннары үткәрергә  планлаштырганнар һәм Диананың туган авылы  Иске Калмаш урта мәктәбендә, Иске Калмаш модельле китапханәсендә, шулай ук район үзәгендәге Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә һәм Гаилә хезмәтендә булып өлгерделәр. Әйтергә кирәк, әлеге волонтерлар составында БДПУда югары белем алучы Кыргызстан һәм Кытай  студентлары да бар иде. Алар Диана һәм остазлары Екатерина Александровна белән бергәләп кызлар һәм егетләр өчен «Башкортстан портреты» уеннары сериясенә кергән  “Чакмагыш районының истәлекле урыннары” лото уенын үткәрделәр. Әлеге уен  нигезендә «Кеше – җәмгыять – табигать» бербөтен системасын барлыкка китерү принцибы ята. Чарада катнашучыларның барысына да кесә календарьлары, ә чаралар узган учреждениеләргә   бу искиткеч   лото уены  бүләк ителде. Шушы кыйммәтле һәм истәлекле бүләк киләчәк буын  өчен районызның мәдәни мирасын популярлаштыру һәм саклау буенча  туган якны өйрәнү эшчәнлегендә зур ярдәм булып торачак.  Чакмагыш районының истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирү максатыннан тыш, лото күрү сәләте бозылган затлар өчен дә мәгълүмат алу таләпләренә туры китерелеп, аларның  иҗади активлыгын үстерергә ярдәм итә. Күрү сәләте бозылган затлар өчен мәгълүмат ала  торган уеннар начар күрүче кешеләр өчен үзгәртелгән формада була: 15×15  форматында зур үлчәмдә эшләнгән, уеннар составына рельеф-график сурәтле карточкалар керә, аларны кармалап өйрәнеп була. Әлеге проект һәм аның әһәмияте турында Екатерина  Савельева  һәм кызлар безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
 
Екатерина  Савельева, М. Акмулла исемендәге БДПУның  доценты, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның “көмеш”  волонтеры:  
 
– 2020 елда Президентыбыз Владимир Владимирович Путин Русия Федерациясен 2030 елга кадәр үстерүнең милли максатларына ирешү турындагы Указга кул куйды. Максатларның берсе – гражданнарыбызның волонтерлык эшчәнлеге белән мавыгуы  15% ка кадәр үсәргә тиеш, дип яңгырый. Әлеге бурыч кысаларында М. Акмулла исемендәге педагогия университетының педагогика институтының «Палитра» студентлар волонтерлар отряды яши һәм эшли. Безнең отряд үсә һәм бүгенге көндә аның үзенчәлеге шунда: аңа Русия Федерациясе территориясендә яшәүче студентлар гына түгел, ә шул исәптән чит ил студентлары да керә. Һәм бүген безнең белән бер командада Кыргызстаннан һәм Кытайдан студентлар килде. Безнең отрядның актив эшчәнлек юнәлешләренең берсе – Башкортстан Республикасы, Русия территориясендә дидактик лото  уеннары уздыру. Мондый дидактик уеннарны уздыруның максаты – ирекле эшчәнлек чаралары ярдәмендә Башкортстанның мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәр тарату.
  Без республикабызның һәм илебезнең нинди гүзәл булуы турында сөйлибез. Әлбәттә, безнең уеннар өстендә зур авторлар коллективы эшли, анда күп галимнәр, сәнгать белгечләре керә. Шул рәвешле безнең даими авторларыбыз коллективы үсә барды һәм  безнең уеннар эшләнмәләренә студентлар да кушылды. Күптән түгел генә безнең чыгарылыш студенты Диана Сәбгыянова Чакмагыш районының истәлекле урыннары турында уен-лото эшләү идеясе белән мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, ул безнең уенның автордашы булды. Уенны эшләдек. Һәм безнең зур бәхеткә, 2024 елның маенда Диананың уены Русия география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан хупланды. 
Мондый уеннарда катнашу нәрсә бирә? Мондый уеннарны эшләүдә студентлар үзләренә нәрсә ала? Студентлар башлангыч сыйныф укучылары өчен кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм тарихны җиткерүчеләргә  әвереләләр. Алар  башкаларны ватанпәрвәрлеккә өйрәтә һәм без Ватаныбызны кечкенәдән үк яратсак, әлбәттә,  без бөтен илне һәм бөтен дөньяны ярата башлаячакбыз, дигән хакыйкатькә төшендерә. 
 
Диана Сәбгыянова, якташыбыз, М.Акмулла исемендәге БДПУның чыгарылыш студенты: 
 
– Бүген без «Чакмагыш районының истәлекле урыннары»  уен-лотосы проектын тормышка ашырабыз. Мин бу проектның Русия география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе һәм үзем тәмамлаган М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты тарафыннан хуплау алуына бик шатмын.  Уен-лото минем кече Ватанымның – Чакмагыш районының бөтен матурлыгын һәм истәлекле урыннарын күрсәтә, башкаларны  районыбызның гүзәл, истәлекле урыннары  белән таныштыра. Без волонтерлар һәм укытучыбыз ярдәме белән  шушындый эшчәнлек алып барабыз. Бу проектта «Палитра» волонтерлар отряды һәм шулай ук укытучыбыз Екатерина Александровна Савельева катнаша. Әлеге проект – Башкортстан портреты турындагы лотоның унике уенының берсе. Безнең идеяне хуплаган һәм  аны тормышка ашыра алган остазым Екатерина Александровна Савельевага зур рәхмәт белдерәм. 
 
  Тахмина Рысбаева, М.Акмулла исемендәге БДПУның 3 курсы  студенты:
 
– Мин – Кыргызстаннан килгән чит ил студенты.  1нче курстан «Палитра» волонтерлар отрядына кушылдым. Без укытучыбыз Екатерина Александровна Савельева булдырган лото-уеннар үткәрәбез. Миңа бу уеннар бик ошады. Алар ярдәмендә мин Башкортстан Республикасы, аның истәлекле урыннары, мәдәнияте белән таныштым, төбәкнең милли аш-сулары һәм һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр турында белдем. Бу уен мине бик кызыксындырды һәм  үзем дә Кыргызстан Республикасы белән бәйле уен булдыру теләге белән яна башладым. Бүгенге көндә Екатерина Александровна белән бу уенны булдыру максатында эш алып барабыз.
 
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Уен аша мәгълүматлар туплап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: