ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 16:26

Авылда техникасыз – аяк-кулсыз

Районыбызның авыл биләмәләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә җыелышлар дәвам итә.

Авылда техникасыз – аяк-кулсыз
Авылда техникасыз – аяк-кулсыз

26 ноябрьдә бу чараларның чираттагысы Иске Калмаш авыл биләмәсенең Яңа Мортаз авылында үтте. Иң тәүдә Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова агымдагы елда әлеге программа буенча башкарылган эшләргә йомгак ясап, аны тормышка ашыруда ярдәм иткән район хакимияте җитәкчелегенә, урындагы эшләр башкарылганда актив эшләгән инициатива төркеме әгъзаларына һәм төзекләндерүгә үз акчалата өлешен керткән барлык якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җыелышның рәисе, сәркатибе һәм хисап комиссиясе әгъзалары сайланганнан соң бердәм тавыш бирү юлы белән залда утыручы авыл халкының алдагы елда да программага кушылырга ризалыгы билгеләнде һәм Гөлүсә Шәрифулла кызы анда катнашу шартларын ныклап аңлатты. Иң тәүдә программада катнашу өчен проект сайладылар. Күпчелек тавыш белән авыл биләмәсенә “МТЗ-82” тракторын алу тәү чиратта хәл ителергә тиеш булган әһәмиятле проект дип билгеләнде. Җыелышта катнашучылар шушы проект белән Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен гариза-заявка тапшыруны хуплап тавыш бирделәр. Җыелыш ахырында биләмә хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова республика, район җитәкчелегенә һәм якташларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендәге проект эшләрен уңышлы башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде.

Авылда техникасыз – аяк-кулсыз
Авылда техникасыз – аяк-кулсыз
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: