-1 °С
Болытлы
Бүген илебез янә авыр вакытлар кичерә, ныклы рухлы ир-егетләребез Ватан чакыруы һәм йөрәк кушуы буенча илебез мәнфәгатьләрен яклый. Шушы көннәрдә Әхмәт авылы китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән “Сезнең йортыгызга иминлек!” дигән кичә-очрашуы булды. Әлеге чараның төп максаты– МХОда катнашучы яугирләрнең әниләренә һәм тормыш иптәшләренә ярдәм итү, рухи көч өстәү. Очрашуны оештыручылар улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен әниләргә рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм сабырлык теләделәр. Бу кичәдә авыл китапханәләре, Иске Сөрмәт һәм Тайняш авылы мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.