Гуманитар ярдәмне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев үзе озата китте. Аның белән киңәшчесе Айдар Насыров һәм Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Гомәров тә барды. Район җитәкчесенең социаль челтәрләреннән билгеле булуынча, алар махсус хәрби операция зонасына исән-сау барып җиткән һәм егетләргә гуманитар йөкне таратуны дәвам итә. Яугир якташларыбыз барлык район халкына рәхмәт әйтеп, кайнар сәламнәрен җиткерә.
“Яугир якташларыбызга гуманитар йөкне исән-имин илтеп тапшырдык! Безнең маршрут якташлар хезмәт иткән бөтен фронт сызыгы буйлап бара дисәм дә, ялгышмам. Беренче көнне Луганск Халык Республикасы территориясендә эшләдек. Егетләр белән рәхәтләнеп аралаштык, аларның үтенечләрен һәм сорауларын тыңладым. Аларга генераторлар, төнге күрү приборлары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, инструментлар, азык-төлек белән посылкаларны тапшырдык. Моның өчен район оешмаларга-предприятиеләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә, район халкына зур рәхмәт җиткерделәр!
Ике УАЗ автомашинасын Миңнегали Шайморатов исемендәге батальон һәм “Башкортстан” полкы яугирләренә тапшырдык. Медицина батальоны район үзәк дәваханәсе һәм район даруханәләре җыйган медикаментлар өчен рәхмәт белдерде. Госпитальдә яткан якташыбыз янына бардым, ул үзен яхшы хис итә һәм озакламый “сафка басачак”. Чакмагышның лачын уллары лаеклы хезмәт итә, аларның хәрби рухы нык. Егетләр барлык Чакмагыш халкына сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бүген Донецк юнәлешендә хәрәкәт итәбез”, – дип язып чыкты социаль челтәрләрендә беренче көнне Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Артабан алар Донецк Халык Республикасы территориясендә эшләүче якташларыбыз белән очрашты. Яугирләр аларның килүенә бик шатланган. Оешмаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергәннәр, бер якташыбыз Су белән тәэмин итү предприятиесендә эшләүче хезмәттәшләренә кайнар сәлам җиткергән. “Егетләрнең ныклыгы һәм батырлыгы, җиңүгә ышанычлары сокландыра. Алар белән аралашу барышында Каран һәм Киндеркүл авылларыннан яугирләрнең күптән түгел Миңнегали Шайморатов медальләре белән бүләкләнгәннәрен белдем. Батыр егетләребез белән горурланабыз!
Монда, алгы сызыкта, очрашулар һәрвакыт ничектер дулкынландыргыч, күңелле уза. Якташларыбыз район турындагы яңалыклар белән кызыксынды, янәшәбездә инде булмаган, әмма хәтерләре мәңгелек булып калган егетләрне искә алды. Яугирләргә көч, сабырлык һәм уңышлар теләдем. Бүген мобилизацияләнгән егетләребез янына юл тотабыз”, – дип белдерде район хакимияте башлыгы.