ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 10:05

Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.

Районыбыз дин әһелләренең үзара җыелып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әйләнде.

Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.
Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.

Бу юлы мондый чара район үзәгенең “Мостафа” мәчетендә үтте. Анда район муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район имам-мөхтәсибе Файзулла хәзрәт Котлыев, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод хәзрәт Касыймходжаев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, “Мостафа” мәчете имам-хатыйбы Әхәт хәзрәт Шәйхетдинов, имамнар катнашты.
Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә Мостафа мәчетендә башкарылган эшләр, булган мәсьәләләрен, проблемаларын, тәкъдимнәрен карау, Имәнлекул, Яңа Коты авыллары мәчетләренә имам-хатыйблар билгеләү, мәхәллә документларын әзерләү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
Светлана Фларис кызы Шакирова имамнарга киләсе 2025 елның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителәчәге хакында әйтте, бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләре сагында торучы яугир якташларыбызга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Бу юнәлештә имамнар үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Чара ахырында сорауларга тулы җаваплар бирелде. Районыбызда дини эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, чыннан да, мондый җыелышлар олы әһәмияткә ия. Аларның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел, вәгазьләнү, гыйлем алу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү өчен дә бик мөһим.
Киләсе җыелыш районның “Әдһам-Бикә” мәчетендә узачак.

Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.
Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.
Шушы көннәрдә “Мостафа” мәчетендә районыбыз имамнары чираттагы утырышка җыелды.
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: