ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 14:50

Хәрби кием урынына – эшлекле костюм

Геройлар үз урыннарын сугышта гына түгел, тыныч тормышта да таба. Моны алгы сызыктан кайтып, республика һәм ил хакына хезмәт итүләрен дәвам иткән махсус хәрби операция ветераннары дәлилли.

Хәрби кием урынына –  эшлекле костюм
Хәрби кием урынына – эшлекле костюм


Хәрби кием урынына – эшлекле костюм. Руслан Әнәс улы Латыйпов БР Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен тәмамлаган, 20 елдан артык полициядә намуслы хезмәт иткән. 2022 елның октябрендә Краснодар өлкәсенең ирекле отрядларының берсе составында илебез мәнфәгатьләрен якларга китә. Язмам героен “Герой” дисәм дә, ялгышмам – ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медаленә ия.
“Ватанны саклаучыларны мәктәптә үк тәрбияләү мөһим. Моңа мин үз тәҗрибәмдә инандым. Өченче сыйныфта белем алганда безгә “Батырлык дәресе” керә иде. Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган дәрестә Әфган сугышы турында сөйләделәр. Шул вакытта ук мин: “Үсеп, буйга җиткәч, мин дә Туган илемне лаеклы саклармын”, – дигән фикергә килдем.
2022 елның февраль аенда махсус хәрби операция башланды. “Минем вакыт җитте, дип уйладым да, контракт төзешеп, илем мәнфәгатьләрен якларга юл тоттым”, – ди Руслан Әнәс улы.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция ветераны район хакимиятендә гражданнар оборонасы буенча мобилизацион әзерлек бүлеге начальнигы булып эшли. Кыскасы, МХОда катнашучы яугир якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
“Кемдер ялга кайткач, йорт сатып алырга ниятли, кемгәдер реабилитация үтәргә кирәк, кайсысына тиешле ташламаларны рәсмиләштерергә – һәркемнең үз үтенече-соравы. Хәрбиләрнең күбесе үтенечләре белән тәгаен кайда мөрәҗәгать итәргә белми. Бу очракта мин аларга райондагы “Ватанны саклаучылар фонды” белән берлектә төрле яклап ярдәм кулы сузам. Сөйләшеп кенә утырырга килүчеләр дә бар. Мәгълүмати ярдәм белән беррәттән якташларыбызга рухи ярдәм дә бик мөһим бит. Бердәм булсак, берләшеп эшләсәк, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә дә җиңелрәк булыр һәм Җиңү үзен озак көттермәс, дип ассызыклады Руслан Әнәс улы, әңгәмәгә йомгак ясап.

Хәрби кием урынына –  эшлекле костюм
Хәрби кием урынына – эшлекле костюм
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: