ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 15:50

Парлап гомер итеп, алтын туйга җитеп

Алтын туй – гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе.

Парлап гомер итеп, алтын туйга җитеп
Парлап гомер итеп, алтын туйга җитеп


Гаилә елы кысаларында Үрнәк авылы мәдәният йортында Салават Бәйрәм улы һәм Роза Солтан кызы Тайчиновлар гаиләсенең алтын туйларына багышланган тантаналы чара узды.
Бу истәлекле көнне, моннан биш дистә ел элек кебек үк, бәхетле юбилярлар өчен яңадан Мендельсонның туй маршы яңгырады.
Бәхетле пар район юбилярлар китабына үз имзаларын куйды һәм, бергә яшәүнең иң күңелле мизгелләрен кабат кичереп, вальс әйләнде.
Бу гаиләдә үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү һәм татулык хөкем сөрә. Роза Солтан кызы үзенең озак яшәү сере белән уртаклашты: "Безнең тормышта төрле хәлләр булды. Шатлык-хәсрәтне урталай бүлдек. Ләкин без һәрвакыт бер-беребезгә юл куярга тырыштык, шуңа күрә илле ел бергә яши алдык».
Бу гаилә яшь буын өчен матур үрнәк булып тора һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Бәйрәм концертына Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелган иде.
Юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: