ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 15:55

Рух ныклыгы һәм сәләтләре – чиксез

Район мәдәният йортында сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга багышланган  “Йөрәктән – йөрәккә” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек һәм изгелек бәйрәме оештырылды. Күркәм чараны Луиза Фрит кызы Ишморатова әзерләп үткәрде.

Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы һәм сәләтләре – чиксез
 
Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булса да, аларның рух ныклыгына, сәләтләренә, көчле ихтыярына сокланмый мөмкин түгел. Без моңа аларның кул эшләре, рәсемнәре урын алган күргәзмәләр белән танышкач һәм бәйрәмдә күрсәткән  сәләтләрен  үз күзләребез белән күргәч тагын да ныграк инандык. Гөлфия Кәримова, Алина Гомәрова, Алсу Хөсәенова,  Наталья Александрова һәм башка сәләтле райондашларыбыз чарада катнашучыларга күз явын алырдай матур рәсемнәрен, кул эшләнмәләрен, бәйләмнәрен тәкъдим итте. Аларның һәркайсы  үзенә генә хас ихласлык, җылылык бөркеп, иҗади сәләтләре, бай фантазияләре белән сокландырды.
“Мин – Гөлфия Булат кызы Кәримова. 6 яштән рәсем төшерә башладым. Әлеге вакытта Халыкара Көнчыгыш – Европа көллиятендә   график дизайнерлыкка укыйм. Рәсемнәр төшерергә бик яратам. Тәүдәрәк пейзаж ясарга яратсам, аннан соң портретлар белән кызыксына башладым. Һәр буш вакытымны шушы яраткан шөгылемә багышлыйм”, – диде Калмашбаш авылыннан килгән 18 яшьлек сәләтле кыз.
“Әйе, кызым бу шөгыль белән 6 яшьтән мавыга. Үз теләге белән үзлегеннән рәсем төшерергә өйрәнде. Иң тәүдә күбрәк чәчәкләр төшерә иде, тик кешеләр рәсемен ясау теләге ныграк булды. Балалар сәнгать мәктәбенә дә йөртеп карадым, тик тиз арый, юлга да бик ярамый иде. Ә портретлар ясау теләге яши бирде. Дәваханәдә ятканда кызыма өйрәнергә дип төсле каләмнәр, альбомнар җибәрдем. “Бәй, әни, ничек рәсем төшерермен икән соң? Мин бит кешеләрне төшерә белмим”, – диде. “Күреп торам, кызым, синең талантың бар, син – булачак рәссам, әтиең дә бик матур итеп рәсемнәр  төшерә иде”,  – дидем. Тормыш иптәшем мәрхүм инде. Аның да шулай вафат булыр алдыннан мультфильмга карап матур итеп чын рәсем ясаганы хәтеремдә. “Син бит югалып яткансың, телевизорга карап мульфильмның копиясен ясадың бит!” – дидем. Үзем дә рәсем төшерергә яратам мин”, – дип сүзгә кушылды кызының иңнәренә канат куючы, аның талантына ышанучы һәм илһамландыручы Гөлфиянең әнисе – 4 бала анасы Зөлфия Харис кызы.
Янә бер сәләтле кыз – район үзәгендә яшәүче Алина Гомәрова да ике канаты – әти-әнисе белән әлеге матур чарада катнашып, рух ныклыгы, талантлары белән сокландырды. “Тормыш Алинабызга зур сынаулар бирсә дә, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәрчак позитив күңелле, оптимист булып кала. Кызыбыз урманга йөрергә ярата, шуңа күрә рәсемнәрендә дә ул табигатьне: агачлар, чәчәкләр  төшерергә ярата. Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнү сәбәпле, рәсемнәрне ул яткан килеш диванда ясый. Илһам килгәндә бик матур шигырьләр дә яза ул. “Төнлә төшемә керде”, – дип, шундук шигырь юллары иҗат итеп куя.  Өйдә дә ул гел тик утырырып кына тормый: “Әти, миңа бер эш кирәк”, – дип, кулыннан килгәнчә әнисенә өйдә ярдәмләшә. Безнең зур үтә тырыш инде ул!” – дип ихлас уртаклашты аның турында әтисе Айдар Гомәров. 
  Артабан барлык чарада катнашучылар  өчен сәламәтлек торышы  аркасында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз үзләре, шулай ук район мәдәният йорты сәхнә осталары һәм Балалар  сәнгать мәктәбе укучылары катнашлыгында  музыкаль номерлар  карап, рәхәтләнеп ял итте. София Мөбәрәкшина матур җыр җырлады һәм синтезаторда уйнап күрсәтте, Ильяс Хәмәдиев “Семья – это счастье” шигырен сөйләп ишеттерсә, Азалия Әхмәтова  дәртле бию бүләк итте. Алина Гомәрова, Наталья Александрова  иҗат иткән шигъри юллар да тамашачылар күңеленә  хуш килде һәм көчле алкышлар белән кабул ителде. 
  “Йөрәктән – йөрәккә”  мәрхәмәтлелек һәм изгелек бәйрәме тормышта авыр сынауларга дучар булган райондашларыбызга ихлас аралашу, күңел ачу, тормыш авырлыкларыннан, мәшәкатьләреннән бераз арыну минутлары бүләк итеп,  якты тәэссоратлар калдырды һәм чәй өстәле  артында  җылы аралашу белән тәмамланды.  “Хәләл” кибете (Илмир Равил улы Сакаев),  Фәнзилә Наил кызы Фәтхуллина, Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова – чараның иганәчеләре булдылар. Гөлзия Сабир кызы Ситдикова, Илсөяр Кәүсәр кызы Габдрахманова, Зәбидә Ягьфәр кызы Сираева балаларга тәмлекәчләр тараттылар. Балалар иҗат үзәге укытучылары, социаль приют балалары чарада катнашучыларны матур кул  эшләнмәләре  бүләк итеп  сөендерде. 

 

Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы  һәм сәләтләре  – чиксез
Рух ныклыгы һәм сәләтләре – чиксез
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: