-1 °С
Болытлы
Чара Яшьләр үзәге тарафыннан Тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы кысаларында оештырылды. Конкурсның мәктәп этабында җиңү яулаган сигез команда спорт ярышларында төп приз өчен көч сынашты. Гаиләләр үз командасының эмблемасын, визиткасын әзерләгәннәр иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әхмәтовлар гаиләсе алды (Чакмагыш гимназиясе), икенче урында – Яңа Балтач авылыннан Нургалиевлар гаиләсе, өченче урынны – Имәнлекүл авылыннан Дәүләтшиннар яулады. Ярышларда шулай ук Иске Бәшир авылыннан Ситдиковлар, Чакмагыштан Әхмәтовлар, Иске Калмаштан Хаҗиевлар, Тозлукуштан Хәсәновлар, Юмаштан Хәйруллиннар да актив катнашты. Җиңүчеләр истәлекле призлар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.