ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 16:25

Яшәсен, мәктәп!

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылып килә.

Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!


Аларның һәммәсе дә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешендә уңай чагылыш табып, яңа хезмәт җиңүләренә рухландыра. Әлеге программа агымдагы елда да дәвам итәчәге билгеле булу белән үк биләмә авылларында гражданнарның җыеннары үтә башлады һәм аларда кичектерүне көтми торган мөһим бурычлар билгеләнде.
Агымдагы елда шушы программа ярдәмендә Каразирек авылында консервацияләүгә куелган урта мәктәп бинасындагы төрле күләмле ярышлар оештырып үткәрү өчен файдаланылучы спорт залына яхшы ремонт ясалды.
29 ноябрьдә үткән 2025 елда катнашуга бәйле йомгаклау Җирле инициативаларны хуплау программасында җыелышында Тозлыкуш урта мәктәбе тәрәзәләрен пластик конструкциялеләргә алмаштыру проекты өчен тавыш бирделәр.
Чараны ачып җибәреп, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов җыелучыларга тагын бер тапкыр Җирле инициативаларны хуплау программасы шартларын аңлатты, аның ярдәмендә башкарылган эшләрне барлады һәм быел программада катнашачак проект өчен тавыш бирергә чакырды. Җыелыштагылар бертавыштан Тозлыкуш урта мәктәбе бинасына пластик тәрәзәләр кую проектын хупладылар.
Республика бюджетыннан финансланылуга ирешү өчен аның бер өлешен урындагы бюджеттан, икенчесен иганәчеләр ярдәменнән туплау шарты итеп куела. Ә иң мөһиме – халыкның үзеннән башлангыч тупланма булу, ул кимендә 8-10 процент булырга тиеш. Халык иганәсен йорт ихаталарыннан 1000әр сум тупларга килештеләр. Проектны тормышка ашыруны башыннан ахырынача әлеге җыелышта сайланган инициатива төркеме күзәтчелектә тотачак.
Программада җиңеп чыгып, аны тормышка ашыру барышында тупланган акчанының күпмедер өлешен янга калдыру мөмкин булса, шул экономияләнелгән сумманы да төзекләндерү максатында тотынып бетәргә булдылар. Башлангычларын тормышка ашырып, тозлыкушлыларга Җирле инициативаларны хуплау программасының республика этабында җиңеп чыгу насыйп булсын.
Әйткәндәй, Җирле инициативаларны хуплау программасында өмтенлекле проектны сайлау буенча җыелышның мәктәп бинасында үтүе дә очраклы түгел. Бу көнне биредә район китапханәчеләре һәм физика укытучыларының район семинары узды. Педагоглар чарада бик күп фәһемле мәгълүмат алды, фикер алышты, тәҗрибә туплады.

Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!
Яшәсен, мәктәп!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: