+22 °С
Яңгыр
Ел саен үткәрелә торган бу чарада күрше районнар һәм Татарстан республикасы Әлмәт шәһәре спортчылары да катнашты. Ярышларда тугыз команда төп приз өчен көрәш алып барды. Алар барысы күтәренке рух, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Киеренке көрәштән соң урыннар түбәндәгечә бүленде: Шаран районы «Шаран бакчалары» командасы беренче урынны яулады, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре җыелма командасы икенче урынны алды, ә өченче урынга районыбызның Имәнлекүл авылы командасы лаек булды.